Зәйнәб Фәрхетдинова – татар дөньясының сәнгать күгендә үз йолдызын кабызган җырчы.
Үзенчәлекле тавыш мелизматикасы белән ул күптән тамашачының күңелен яулап алган. Мондый уңыш казану өчен аңарда бөтенесе дә бергә килгән – талант та, чибәрлек тә, буй-сын да... Бүген Зәйнәб ханым туган көнен каршы ала. Аны чын күңелдән тәбриклибез!
- Хәерле көн! «Шәһри Казан»нан туган көнегез белән тәбрикләп шалтыратабыз.
- Зур рәхмәт!
- Ничек бәйрәм итәсез?
- Апабыз белән җизнәбез килде, менә чәй табыны әзерләп йөрибез. Өйдә генә, якыннарыбыз белән түгәрәк өстәл артында утырачакбыз.
- Зөфәр әфәнде нәрсә бүләк итте?
- Гадәти булмаган бүләк ясады (көлә). Бәлешкә бүген итне турыйм диде.

- Ə сезнең гаиләдә бүләк бирешү традициясе бармы соң?
- Əлбәттә, бар. Миңа калса, хатын-кыз өчен иң яхшы бүләк - аның яраткан хушбуе. Зөфәр миңа хушбуй бүләк итте.
- Зөфәр романтикмы?
- Романтикасыз берничек тә булмый. Без бит сәхнәдә дә романтик пар булып йөрибез. Ул - тормыш рәвешебез. Һәм шуның белән без бик бәхетлебез!
Зәйнәб Фәрхетдинова турында кызыклы фактлар
Туган җире – Үзбәкстан, Ташкент өлкәсе, Красногорск.
Зәйнәбкә әтисе башта “Сиринә” исемен куштырмакчы булган.
Паспорттагы фамилиясе – Билалова.
Һөнәре буенча – дирижер-хоровик.
Тәүге тапкыр зур сәхнәгә чыгуы – 1991 ел, “Татар җыры”. Конкурс ул вакытта Боз сараенда узган.
Ике улы да (Булат, Фоат) җыр-моңга хәвәс.
Ире Зөфәр Зәйнәбнең телефонында “Папа” дип язылган.
Студент елларындагы кушаматы – Зоя.
Тәбигый чәч төсе – кара.
Яраткан киеме – пальто.
Аяк киеме үлчәме – 38.
Начар гадәте – кешегә тиз ышана.
Яраткан ризыгы – пылау.
Яраткан эчемлеге – чиста су.
Яраткан китабы – төрле энциклопедияләр.
Хоббие – рәсем төшерү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар