- Сез үпкәчел кешеме?
- Башта бик үпкәли идем. Дингә килеп, аның зур гөнаһ икәнен белгәннән соң, тормышка карашым үзгәрде. Кешегә мөнәсәбәтем дә, холкым да элеккеге кебек түгел инде. Кайвакыт үпкәлисең, ачу да килә. Ләкин ул хисләр белән идарә итә белергә кирәк.
- Чираттагы премьера – «Һәлакәткә бер адым» спектаклендә дә сез катнашасыз. Бу юлы нинди образ тудырасыз?
- Бу минем өчен яңа булган – мулла образын. Иманда бик сак булырга кирәк, шуңа күрә бу рольгә аеруча җаваплы карыйм. Әлеге вакытларда эзләнүләр бара, шуңа бу турыда башка нәрсә әйтә алмыйм.
- Сез бу театрда 1981 елдан бирле эшлисез. Шул еллар дәверендә бик күп нәрсә үзгәргәндер?
- Авыр чаклар да булды инде. Гастрольләрне генә ал: көн саен яңа кешегә фатирга керәсең. Ләкин шулай булса да, чын күңелдән эшләдек. Клуб кечкенә булса да, бөтен декорацияне куя, гриммнарны сала идек. Мин үзем дә режиссёр ярдәмчесе булып эшләдем, шуңа кайбер вазыйфалар өчен җавап бирдем. Күчмә театр һәр артист өчен зур мәктәп ул. Артист образны кайдан алырга тиеш? Халык белән якыннан аралашуыбыз, аларның язмышларын, холыкларын белү безгә бик нык ярдәм итте. Шуңа күрә безнең театрны халыкчан дип йөртәләр дә инде. Без тормышның төбеннән күтәрелдек. Күпмедер тәрбия бирдек, үзебезнең тамашачыларны да әзерләдек, шул ук вакытта алар белән без дә тәрбияләндек. Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә: бернәрсә дә юкка гына булмаган. Шунда йөрүебез, халыкка хезмәт итүебез сабырлыгыбызга йогынты ясаган. Бик зур мәртәбә бит инде! «Халык артисты» булу кирәкми, ул исемне сиңа халык бирүе мөһим. Тамашачы яратып, сине карарга йөрсә – менә шушы иң зур бәя. Нәрсә генә эшләсәк тә, кайда гына кайнасак та спектакльгә төгәл бәяне бернинди тәнкыйтьче түгел, ә тамашачы бирә.
- Гастрольләр дип әйтеп үттегез, хәтерегезгә уелып калган вакыйгалар аз түгелдер?
- Актаныш районында Аккүз белән Чишмә авылы арасындагы дүрт чакрымны көне буе бардык. Тракторыбыз батты бит берзаман, чөнки кар күп. Ә тамашачы җыелган, көтә. Өстәвенә, кич белән спектакль уйнаганда ут бетте. Тракторның фарасын яндырып, лампалар яктысында спектакль куеп чыктык. Шулай ук Кайбыч районының Чүти авылына да бик озак барган идек. Элек театр училищесын бетереп, театрга эшкә алтышар-җидешәр кеше килә иде. Нәтиҗәдә, аларның иң чыдамнары гына кала иде, чөнки ул авыр шартларга түзәргә кирәк бит. Сөйләсәң, кеше дә ышанмас хәлләр. Салкында туңулар, егылулар һәм батып ятулар... Бер Гүзәл исемле кызның: «Әнием бәгърем, катып үлмәсәм, кайтуга ук театрдан куылам», – дигәнен хәтерлим. Театрдан китү дәрәҗәсендә туңулар да була иде шул.
- Сез спектакль куйганда режиссер күзлегеннән дә карыйсыздыр? Тәнкыйтьлисе килгән вакытлар буламы?
- Әлбәттә. Үземне тыңлаган кешегә мин һәрчак үз фикеремне әйтәм. Режиссер буларак унлап спектакль куйдым, шуңа күрә миннән фикер сораучылар да бар.
Әйе, Зөфәр абый Харисов белән теләсә кайсы темага сөйләшеп була. Дөньяга үз карашы, фикере бар аның. Тамашачысы өчен дә якын, кадерле ул. Театр дип яшәгән, халык өчен хезмәт иткән артистларыбыз бар әле безнең!
Рәфидә Галимҗанова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар