Журналист, шагыйрә Гөлинә Шәйхинең әтисе югалган. Бу хакта ул социаль челтәрләрнең берсендәге сәхифәсендә хәбәр итә.
«Әтинең инде 5-6 ел өлешчә хәтере юк. Соңгы 10 елны хәтерләми. Илдә ниләр барганын да белми. Әйткән сүзен дә 5-10 минуттан оныта да, кабатлап сорый. Өйдә "Мин Әлмәткә эшкә киттем" дигән язу гына калдырган. Әйтеп яздырмасалар, әти белмәс иде аны. Беркайчан да Әлмәткә барганы юк. Телефоны да өйдә калган. Тик ул барыбер үзе аннан шалтырата белми иде. Гел үзебез шалтыратып тордык. Башта мең төрле сорау...
Бармаган җир, эзләмәгән кеше калмады. Бүгенге көндә әти Татарстан буенча эзләүдә. Хәле шәптән түгел. Көчкә атлап йөри. 10 минут селкенгәч, башы чатнап барып утыра. Исән чагында табарга булышыгыз, зинһар. Әтисез тормышны күз алдыма да китерә алмыйм. Әби миңа үләр алдыннан нәзер итеп "Әтиеңне сакла, кызым" диеп әйтеп калдырды. Мин әбинең дә соңгы ышанычын акларга тиеш. Авыру сәбәпле, әтинең фотоларын моңарчы күрсәткәнем булмады. Менә ич ул минем әти. Сызылып киткән мыеклы, бөдрә чәчле, озын буйлы, чибәр Чапаем!
Бүген төштә Әтине таптым. Ниндидер бер кызыл машина төшереп калдырды да урам чатында, йөгереп төшеп алып мендем өйгә. Шундый сәерләнгән. Әтинең башын алдыма салдым да, колагына дога укый башладым. Тибенә, ниндидер бер башка телдә сөйләшә башлады. Кат-кат укыдым доганы. Тынычланды дигәндә телефон шалтыраганга уянып киттем... Кайдадыр салкында, ашамыйча йөридер инде җаным.
Өстендә нинди кием икәнен дә белмим. Әлмәттә дә эзлиләр. Мәчет тирәсендә йөрергә мөмкин. Теләсә кайсы шәһәрдә йә авылда була ала. Әлегә кем алып киткәнен табалмыйбыз. Әмма сезнең ярдәм белән тизрәк табарбыз дип ышанам».
Бәлкем, кемдер күргән, яки башка мәгълүмат бардыр. Фотода күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтыратуыгызны сорыйбыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар