16+

2 миллион үсенте утыртылды

«Урманнарны саклыйк» акциясе кысаларында Татарстанда барлыгы 595 гектар мәйданда 2 миллион үсенте утырттылар.  Казан шәһәрендә «Салават Күпере» торак комплексы территориясе акциянең үзәк мәйданчыкларының берсе булды.

2 миллион үсенте утыртылды

«Урманнарны саклыйк» акциясе кысаларында Татарстанда барлыгы 595 гектар мәйданда 2 миллион үсенте утырттылар.  Казан шәһәрендә «Салават Күпере» торак комплексы территориясе акциянең үзәк мәйданчыкларының берсе булды.

Чарада Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды директоры урынбасары Фәрит Җамалиев, шулай ук «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте студентлары катнашты. Агач утыртуга барлыгы 200дән артык кеше килгән иде.

«Министрлык һәм торак пунктлары алдында торган мөһим бурычларның берсе- агач утырту. Татарстан инде дүртенче тапкыр «Урманнарны саклыйк» акциясенә кушыла. Утырту материаллары арасында нарат, чыршы, карагай, юкә һәм миләш үсентеләре дә бар. Биектау, Лаеш районнарында һәм республиканың башка муниципаль районнарында да күпләп агач утырту эше бара. Гомумән алганда, без бөтен Татарстан өчен ике миллион агач үсентеләре әзерләдек», – дип сөйләде урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. 

«Бүгенге көндә Сальват күпере - Казанда актив үсеш алган иң эре торак комплексы. Без үз алдыбызга микрорайонны яшелләндерү бурычын куйдык. Ел саен йөз агач утырту планлаштырыла. Бу безнең киләчәк буын өчен кирәк. Мондый төр акцияләр илнең төп байлыгы -урманнарны югалтулардан тулыландырырга һәм экосистеманы сакларга ярдәм итә», - диде Фәрит Җамалиев.

Агач утырту буенча республика табигать саклау акцияләре республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2011 елдан бирле үткәрелә. Аның максаты-урманга сак караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын урман ресурсларын саклау һәм арттыру проблемаларына юнәлтү. Акция кысаларында 12 ел эчендә Татарстанда 8,1 мең гектардан артык мәйданда яңа урман үсентеләре утыртылган, 32,1 млн үсенте кулланылган.

Быел «Урманнарны саклыйк» россиякүләм акциясе сентябрь ае башында Камчаткада башланып китте. Аның максаты – янгыннардан аеруча зыян күргән төбәкләргә ярдәм итеп, 70 миллион агач утырту. Акцияне Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, «Хәтер бакчасы» һәм «Урман волонтерлары» хәрәкәтләре оештыра. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading