16+

 21 майда- Изге Болгар җыенына барырга әзер торыгыз!

Болгарда 21 майда, Бөек Болгарстанда ислам динен рәсми кабул итү көненә багышлап, “Изге Болгар җыены” үткәрелә. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә.

 21 майда- Изге Болгар җыенына барырга әзер торыгыз!

Болгарда 21 майда, Бөек Болгарстанда ислам динен рәсми кабул итү көненә багышлап, “Изге Болгар җыены” үткәрелә. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә.

 — Хаҗ яки Кече хаҗ урыны түгел Болгар, ләкин ул дога кылу урыны. Милләттәшләребез ел саен бирегә җыелышып, борынгы Җәмигъ мәчете нигезендә намаз укый. Шушы мөмкинлекне булдырган өчен җөмһүриятебез җитәкчеләренә рәхмәт!- диде Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хасанов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә.

 Казанда 18-20 май көннәрендә узачак “Россия- Ислам дөньясы: KazanForum” XIVнче халыкара икътисад форумы делегатлары да Җыенга килә.

 Болгар халкы ирекле рәвештә ислам динен 922 елда Болгар ханы Алмушның галим Ибн-Фадлан җитәкчелегендәге Багдад хәлифе делегациясе белән очрашуы вакытында кабул иткән.

 — Бу олы дата 2010 елдан рәсми төстә билгеләп үтелә. Тантаналар 9.00 сәгатьтә Җәмигъ мәчете күрсәтмә тактасы янында башлана. Дин әһелләреннән Тәлгать Таҗетдин, Равил Гайнетдин, Әлбир Карганов була. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычында Мөхәммәд пәйгамбәрнең 10 шәхси әйбереннән күргәзмә оештырыла,- диде республиканың мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

 Изге Болгар җыены алдыннан “Казан Экспо” да Бөтенроссия татар дин әһелләренең җыены да үткәрелә.

 — Очрашу Россиянең 72 төбәгеннән килгән вәкилләр белән “Милли тормыш һәм дин” темасы астында уза. “Раша хәләл экспо” күргәзмәсе эшләячәк,- диде Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров.

 Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы директоры Рамил Җиһаншин таныштырганча, Җыен вакытында “Болгар цивилизациясе” күргәзмәсе, Россия көрәш федерациясе тарафыннан оештырылган билбау көрәшенең финалы уза. “Тәһәрәтханәләр саны арттырыла”,-дип тә әйтеп куйды ул. Бу нисбәттә, Илфар хәзрәт:”Халык күп булачак, шунлыктан тәһәрәтханәләрдә беркадәр чират барлыкка килер. Монда  әдәп-әхлак күрсәтү зарур, сабырлык күркәм сыйфат”,-дип әйтте.

 — Ибн-Фадланның Болгарга сәяхәте турындагы китапны халыкка җитәрлек санда кабат бастыру турында планнар юкмы?-дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.

 — Бу китап өлкәннәр һәм махсус балалар өчен билгеле бер санда нәшер ителде. Ибн-Фадлан сәяхәте турында фильм да төшерелде. Дөрестән дә, китапка ихтыяҗ зур, аны кабат бастыру турында уйлар бар, - дип җавап кайтарды Дамир Натфуллин.

 Әлеге фикерне Илфар хәзрәт Хасанов белән Данис Шакиров та хуплады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading