16+

«Агач баскычларын 90 мең сумга сатам»

Агач баскычлар ясаучы осталарның ким дигәндә 250 мең сум каерып алганнарын беләм. Кыйммәтен кыйммәт инде, тик агач бәясен, хезмәтен санап күрсәткәч, маңгайны уып куясың. Сүз дә юк, һәр эшнең үз авырлыгы.

«Агач баскычларын 90 мең сумга сатам»

Агач баскычлар ясаучы осталарның ким дигәндә 250 мең сум каерып алганнарын беләм. Кыйммәтен кыйммәт инде, тик агач бәясен, хезмәтен санап күрсәткәч, маңгайны уып куясың. Сүз дә юк, һәр эшнең үз авырлыгы.

Кукмара районының Олыяз авылы егете Рөстәм Галиәхмәтов белән күрешеп, сөйләшкәч, артыма утыра яздым. Ул эшләгән агач баскычларның бәясе 90 мең сум тирәсе! Менә сиңа, мә. Имәндә икән чикләвек...

Шушы урында башка осталар күз алдына килә. Күпләрне беләм. Әй, гөҗләрләр иде! Агачы дөрес түгел, арзан чималдан эшли, кыскасы, юып та күрсәтерләр иде Рөстәмнең сөяген... Ләкин тел тидерерлек түгел, мәгарә эчендә генә сакланып калгандырмы, ул бик намуслы егет! Эш шунда, чимал өчен башкалар агачның кипкәнен, ә Рөстәм киптерелмәгәнен кулдан сатып ала. Үзе киптерә. Бик мәшәкатьле эш әлбәттә. Аны башта урамда ким дигәндә ярты еллап җилләтәсе бит әле, аннан гына мичкә тутырып киптерәсе. Тутырдың да бетте түгел, җылылыкны да көйлисе.

Миче дә гади түгел. Зур бер паровоз вагоны кадәр. Махсус ясаткан. Каян уйлап тапкан диген! Утын ягып җылыта.

– Һәр кешенең бер шөгыле була инде. Мин агач эшен яратам. Хәрби хезмәттән кайткач, колхозның төзүчеләр бригадасына кушылдым. Әти белән әни икесе дә укытучылар. Фермада агач юыну җайланмасы бар иде, шуңа кызыктым. Аннан мәктәп директоры белән сөйләштем дә, кечерәк кенә остаханә җайлаштырдым. Мәктәп балалары кереп карап кына чыгалар иде. Мәктәпкә дип урындыклар, өстәлләр дә ясадым, – дип елмая Рөстәм.

1998 елны оста үзенең ишегалдына күченә. Келәт булып хезмәт иткән иске өйне остаханә итеп җиһазландыра, станокларны да алып кайтып урнаштыра. Бер ишекне – 500, артсыз урындыкларны 50-100 сумнан ясый башлаган егет кулыннан урманы белән агач үтә! Бүген артсыз урындыклар – 1 мең, ишекләрнең дә бәяләре 14 мең сумга тиклем уйнап тора. Караваты, өстәле, гөл куя торган җиһазлары – җаның ни тели!

– Күпчелек нараттан эшлим. 100 ел торырлык ул, нык! Каен да бирешми, ләкин юкә белән икесе тышкы һаваны бик күтәрмиләр, юкә бигерәк тиз бетерешә, – ди оста.

48 яшь үзенә. Төп нигездә гөрләтеп яши, эш өстенә эше өелгән. Әллә ни баеп булырлык, түгел дисә дә, киеменә пычкы чүбе ипләп береккән! Шулай да арзанга эшләве кызыксындыра.

– Урман кисүче егетләргә менә шушыны, әнә тегесен ярып бирегез дип, агачларны үзем ярдырам. Эшләгәннәрен карап торам. Яргач та ошаганын гына сайлап алам. Ярылган такталарны җыеп, кубометрын 20 мең сумнан исәплиләр иде, агач бәяләре соңгы вакытта шактый төште бит әле. Аннары алып кайтып җилләтәм дә, киптерәм инде. Җиләтелгән агачлар биш тәүлек эчендә кибеп бетә. Җилләтелмәгәннәрен дә мичкә кертәм, аларын 12 тәүлек киптерәсе. Баскычларны нарат агачыннан гына ясыйм, бик кыйммәт дигәндә дә 95 мең сумга төшәләр! Кирәгенчә сырлыйм да, бизәклим дә, иренмим, – ди Рөстәм.

Инде аңлашыламы? Останың үз эше икеләтә күп, бәлки кереме дә башкаларныкыннан әзрәктер. Аның каравы кулланучы кулына барып кергән товар хакы һәркем кесәсе күтәрерлек. Бренд тамгаларына алданып артыгын түләргә ияләнгән халык өчен, бүген колакка арзанрак ишетелгән бәяләр дә ят кебек. Ләкин, төрле гаиләләр бар, кереме белән чыгымын исәпләп, җыйнаграк тормышта яшәүчеләр өчен бер дигән оста – Рөстәм Галиәхмәтов!

 

 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алтын куллы кеше ул Ростэм, ул ясаган ишеклэр минемдэ ойне бизи, исэн сау эшлэсен, бик гадел кеше

    Мөһим

    loading