Идел өстендә кара таплы ак нәрсә күренә. Буранда нәрсә икәнен төгәл генә аңлап булмый. Якынрак килеп карасак, кулдан ясалган чатыр икән. Эчендә бер бабай утыра. Балык тота.
- Менә әбидән качып чыктым әле, - ди кет-кет көлеп. - Ничә сәгать утырам - балыгы гына эләкми. Барыбер рәхәт, телевизордан аерылып торам бераз.
«98 килолы җәен тоттым»
Ике сәгать Идел буйлап йөреп күңел булды. Туңдырды да. Кайтышлый кечкенәдән балыкчы җене кагылган Андрей Левагин янына да сугылып чыктык. Ишегалдында ике «Буран»ы, моторлы көймәсен күреп шаккаттык. Андрейга әле 33 яшь кенә булса да, барысына да өлгергән үзе. Йортын да салып чыккан, ике баласы, хатыны бар, сарыклар да асрый, оста балык киптерә, түбә тарттыру белән дә шөгыльләнә.
- Кечкенәдән бабаем да, әтием дә балыкчылар иде. Балыктан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Барысыннан да бигрәк балык тоту процессы ошый. Дөрес хәзер кармакка күптән тоткан юк. Балыкчы булып эшли башлаганнан бирле вакыт юк. Гади балыкчыга ятьмәгә тотарга ярамый. Моның өчен 2000 сум штраф, - ди Андрей.
Ә менә эш вакытында ятьмәсенә эләгеп чыккан төрле алдавычлардан ул өендә күргәзмә дә ясап куйган.
- Балык кайсы вакыт яхшырак эләгә? - дип сорыйм.
- Һава торышы начаррак булган саен яхшырак диимме... Балыкка кислород җитми хәзер, ул йөзми, бер урында гына тора. Февраль-март аенда бөтенләй өмет итмә инде. Гадәттә, кыш башында судаклар яхшы эләгеп ала.
- Тоткан иң зур балыгыңны хәтерлисеңме?
- Ул чакта мин армиядән кайткан гына идем әле. Үзем дә 80 генә килолы. 98 килолы җәен тоттым. Чак сөйрәп чыгардым, -ди Андрей.
Кама Тамагына Идел якын булса, Яшел Үзән якларындагылар Зөягә күбрәк йөриләр. Хәер, тегендә дә, монда да читтән килгәннәр күп. Чувашия, Мордовия, Мари Элдан кадәр килүчеләр дә бар.
Рәхәт ял
Яшел Үзәннең Норлат авылында физика һәм информатика укытучысы Илшат Хәйруллин үзе турында, туганнан бирле балыкка йөрим инде мин, ди. Ул исә күбрәк ерткыч балыклар аулый. Гаражы тулы кармак. Җәен бер баруда дүртәр кармак алып барса, кышын бер белән генә тотып була, ди.
- Бер баруда иллешәр тишек бораулап кайтабыз, көне буе утырабыз. Салкын да сизелми. Кармакны үзебез ясыйбыз. «Бурак» дип атала ул. Һәр балыкның үз кармагы бит, сазан да яратабыз.Былтыр җәе буена 47 сазан тоттым, - ди.
Мин кергән көнне Илшат абый берәр килолы өч чуртан алып кайткан иде. Икесе ычкынып качкан икән.
- Балык тоту ул минем өчен җанны ял иттерү. Анда яшьлектәге дусларың белән очрашасың. Рәхәтләнеп сөйләшеп утырсың, кызык хәлләр сөйлисең. Аннары үзем тоткан балыкны туганнарга бүләк итү, гаилә белән бергә утырып ашау да күңелле бит, - ди Илшат абый.
Балыкчылар белән сөйләшкәндә карыйм, Рамилнең күзләре яна. Әхә, мин әйтәм, моңа да йогып килә бу чир. 30 яшь туган көнемә юкка гына шундый сюрприз ясамаган икән: таңгы дүрттә елга буена алып китте, балык тоттык. Баштарак миңа да кызык тоелды бу шөгыль. Җәе буена берничә тапкыр үзем теләп ияреп бардым Рамилгә. Балык эләккәндә рәхәт, чиерткәндә дә йөрәк дерт итә. Ә менә сәгатьләр буе кармагыңны тотып суга төбәлеп утыра башлагач туйдырды. Машинага кереп йоклап та карыйм, алып килгән бутербродларны да ашап бетердем, бушка узган вакыт кызганыч. Ә Рамил шуннан кызык таба. Әле ниндидер шигырьләр дә такмаклый, шулай итсәң, балык эләгә, имеш.
Сүзен - сүзгә
«Сердәш» психологик ярдәм күрсәтү үзәгеннән психолог Гөлнара Ибраһимова:
- Балыкка йөрүчеләрне авыру дип әйтмәс идем мин. Киресенчә, шул рәвешле җаннарын ял иттерә, рухи яктан дәвалана алар. Балык тоту чын ир-атлар эшедер мөгаен. Болай да Россиядә соңгы елларда ир-атларның хатын-кызларга тартым булулары сизелә. Экраннарда итәк киеп тамаша күрсәтеп йөргәнче, чын ир-ат балыкка барса яхшырактыр. Балыкка йөрүне бәйлелек дип тә өздереп әйтеп булмый. Бу кешенең тормыш мәшәкатьләреннән арынып торуы, төрле стресслардан шул рәвешле саклану чарасы. Балыкчылар арасында шундый сүз йөри бит, балык тотып уздырган вакыт өстәмә бирелә, гомер озынлыгына керми диләр. Күрәсең, монда хаклык та бардыр. Бу вакытта алар рәхәтлек ала. Дөрес, тормышын куркыныч астына куючылар да бар. Монысы инде балык тоту белән генә бәйле түгел. Шундый холыклы кешеләр була, алар тормышның мәгънәсен бары куркыныч килгәндә генә тоя башлыйлар. Моны психологиядә яшерен суицид дип тә атыйлар. Алар экстрим яраталар. Шуңа да боз астына китсәләр, үлемнән калсалар да балыкка йөрүләрен дәвам итәләр. Кемдер туктап та кала. Ә холкы шундый булган кешегә барыбер.
Фото: Рамил Мозаффаров
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар