Узган атнада «Мәрҗани» мәчетендә мөселман яшьләренең «Алтын Урта» җәмгыяте өченче сезонын ачып җибәрде. Яңа сезонда җитәкчелек һәм бу җәмгыятькә йөрүчеләр составы шактый үзгәргән. Кайчандыр «Шәрык» һәм «Фикер» клубларына йөрүче татар яшьләреннән башлангыч алып, Диния нәзарәте канаты астына сыенган «Алтын Урта» белән хәзер мөфти Илдус Фәйзнең кызы Акйолдыз җитәкчелек итә икән....
Әлеге тамашачы аңлагандырмы-юктырмы, беренче кичә татар телендә алып барылды. Әгәр нәзарәттә яшьләр бүлеген җитәкләгән Акйолдызның эше дәвамлы булса, Россия ислам университеты талиплары һәм Казан мәдрәсәләре шәкертләре дә бу җәмгыятькә йөри башлар, мөгаен. Һәрхәлдә, кирәк тапсалар, Диния нәзарәте теләк уяту чараларын да күрә алыр.
Шәхсән мин әти-әнисе кебек үк театр училищесын тәмамлаган, «Курай радиосы»нда тапшырулар алып барып та танылган Акйолдызга яңа роле бик килешле дип табам. Әтисенә карата җәмәгатьчелек фикере шактый төрлеләнгән чакта, Акйолдызның аңа таяныч булырга әзер торуын күреп сокландым.
Мөфти яшьләрне сәламләргә үзе килә алмаса да, быел «Сәләт-Болгар» лагерын оештыруда һәм «Мин ураза тотам» урам чарасында активлык күрсәткән яшьләргә рәхмәт хатлары язып җибәргән. Ә Диния нәзарәте исеменнән сәлам сүзләрен ТРМДНның аппарат җитәкчесе Ришат Хәмидуллин ирештерде. Рафис Сәйфуллин, Фәрһад Миңнеханов, Рафис Гайнетдинов, Сөембикә Саттарова, Камил Шәрипов, Рөстәм Смирнов, Хәдичә Хәйдәралиева һәм Венера Галәветдиновалар белән беррәттән, Рәхмәт хаты «Шәрык» клубының да активисты булган, әлеге кичәдә Коръән аятьләрен укып дога кылдырган Россия ислам университеты шәкерте Илнур Нуриевка, шулай ук «Алтын Урта» проектының төп нигез салучылары Айнур Солтанов белән Ләйсән Фәтхетдиновага да тапшырылды.
Мәчетнең конференцияләр залында үткән бу чараның түр башында, Ләйсән белән Айнурдан кала, «Сорнай» ансамбле, «Libertas» һәм «AXELLE» төркеме егетләре дә бар иде, тамашачы аларның мөнәҗәтләрен, рэп укыганнарын тыңлады.
Сүз уңаеннан, «AXELLE» төркеменең солистлары Рүзәл һәм Рәдиф Әхмәдиевләр былтыр үзләре дә, РФ Юстиция министрлыгында «Төбәкара мөселман яшьләре берлеге» буларак теркәлү узып, яшьләр өчен «Квест», «Брейк-ринг» кебек күмәк чаралар, «Мәрҗани» мәчетендә төрле мастер-класслар оештырганнар иде. Әмма, әлеге дә баягы, март аенда Рүзәл урынына рәислеккә Ришат Хәмидуллин (ТРМДНның аппарат рәисе дә) һәм аның рәистәше итеп Марсель Сабиров билгеләнеп, егетләр бу эшчәнлектән кинәт туктады. Ә Ришат белән Марсель Президент сайлаулары алдыннан «Мөселман яшьләре Путинны яклый» дигән белдерүләре, «Балалар бакчаларында хәләл ашату» өчен имзалар җыю һәм бер җенесле никахларга каршы чыгулары белән танылды.
Шәхсән үзем өчен бу сезон ачылышында Рафис Сәйфуллин дигән егетнең Бөгелмә шәһәрендә «Алтын Урта» төркеменең филиалын ачып эшчәнлек алып баруы ачыш булды.
Мөселман яшьләре өчен киләчәктә дә элекке кебек берләштерә торган, сагынып көтеп алырлык кичәләр узар дип өметләнәсе килә!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар