16+

Артыгын түләттерсәләр, үзең тикшер

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков телеэфирда торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә кагылышлы әңгәмә үткәрде.

Артыгын түләттерсәләр, үзең тикшер

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков телеэфирда торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләренә кагылышлы әңгәмә үткәрде.

- Гомумйорт ихтыяҗлары кискен проблемага әверелгәч, без түбәндәгеләрне эшләдек: күпфатирлы һәр йорт исәпкә куелды, - диде Премьер-министр Илдар Халиков. - Хәзер һәр йортның сәбәпләре аерым-аерым тикшерелә. Энергетикларның мөнәсәбәте гади - йортка кергәндә хисаплагыч куелган, аның буенча аена фәлән кадәр су тотылган, электр кулланылган һәм аны түләргә кирәк. Күршеләрегез урлаша - үзегез хәл итегез, дип, бөтен мәсьәләне йортларда яшәүчеләргә яки идарәче компанияләргә генә аударып калдырып булмый.
Премьер-министр шул ук вакытта гражданнарны да активрак һәм таләпчәнрәк булырга чакырды. Гомумйорт ихтыяҗлары (ОДН) 20 проценттан да югарырак исәпләнелгән очракларда йорт комитетын җыярга кирәклеген әйтте ул. «Йортка керүче хисаплагычны ышаныч белдерелгән кеше, кирәк икән, ике, өч кеше тикшерсен. Йортларда яшәүче намуслылар урлашучы күршесе өчен дә түләү башкарырга тиеш түгел, моны булдырмау өчен, барысын да эшләргә кирәк», - диде Премьер-министр.
Йорттагы торбадан су агу яки коммуналь челтәрләргә рөхсәтсез ялгану очраклары ачыкланса, болар турында кичекмәстән хәбәр итү зарурлыгы искәртелде. Илдар Халиков: «Татарстан Президенты, республикада ОДН 20 проценттан да күбрәк итеп билгеләнгән күпфатирлы йортлар булмаска тиеш, дигән йөкләмә куйды. Кызганыч, әлегә андый йортлар берничә мең», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading