16+

Автомобиль хуҗасының җенси тормышы хакында да мәгълүмат җыя!

Хәзерге автомобильләрнең күбесе компьютер системалары белән шыплап тулган.

Автомобиль хуҗасының җенси тормышы хакында да мәгълүмат җыя!

Хәзерге автомобильләрнең күбесе компьютер системалары белән шыплап тулган.

Бу уңайлы, әлбәттә. Әмма ул системаларның машина хуҗасы һәм пассажирлары хакында мәгълүмат җыюын уйлап караучылар сирәктер.

Баксаң, автомобильдә урнаштырылган электрон җайланмалар кешенең салонда нәрсә эшләгәнен, кая йөргәнен, барганы хакында мәгълүмат туплап бара икән. Башлыча алганда, машина һәм аның хуҗасы арасындагы “мөнәсәбәтләр” хакында мәгълүмат тупланыла. Кеше рульне кая бора, ишекне ничек ача һәм башкасы. Аннан бу мәгълүмат сакланыла һәм Интернет ярдәмендә автомобиль компанияләренә юлланыла.

Халык арасында популяр булган утыз марка машина эчендә генә түгел, аның тирәсендә нәрсәләр булуын туплап бара. Нинди һава торышы, юл өслеге нинди, нинди юл билгеләре очрый...

Мәгълүматның күп өлешен автомобиль кеше салонда булганда автомат рәвештә туплый. Ул моны машина йөртүче куллана торган җиһазлар панелендәге сервислар, спутник радио яисә GPS-навигатор ярдәмендә эшли.

Тикшеренүләр уздырган галимнәр билгеләп үтүенчә, автомобиль компанияләре кешеләр хакында ничек машина йөртүләре, кая барулары хакында гына түгел, салонда нинди җырлар тыңлавы, медицина һәм генетик мәгълүматларын, хәтта җенси тормышы хакында да мәгълүмат җыялар дигән фикердә.

Бу нәрсә өчен эшләнеләме? Әлбәттә, беренче чиратта, машина җитештерүче компанияләр үз тикшеренүләре өчен мәгълүмат туплый.

Шул ук вакытта, автомобиль маркаларының 84 проценты тупланган мәгълүматларны брокерларга һәм башка оешмаларга сатуы ачыкланган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading