16+

Авыл халкы клубка җыелышып елады

Совет заманнарында күчмә театр артистларының карда-буранда, яңгырда-сазда авылларга йөреп, спектакльләр куйганнарын өлкәннәр рәхмәт хисләрендә хәтерли. 

Авыл халкы клубка җыелышып елады

Совет заманнарында күчмә театр артистларының карда-буранда, яңгырда-сазда авылларга йөреп, спектакльләр куйганнарын өлкәннәр рәхмәт хисләрендә хәтерли. 

Хәзер бу эшчәнлек тарихта калды. Шулай да авыл халкы театрдан мәхрүм түгел: шәһәргә дә барып кайталар яки үзләре спектакль “уйнап ыргыталар”.
Балык Бистәсе районында 4нче ел рәттән якташыбыз Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев исемендәге үзешчән коллективларның театр фестивале үткәрелә.

– Быелгы фестивальдә 11 коллектив катнаша, фестивальне Масловка авылы үзешчән артистлары ачып җибәрде, – диде Балык Бистәсе районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге хезмәткәре Илназ Шакиров.

Балтач (Юлсубино) авылы үзешчәннәре монысында язучы Данил Салиховның “Язмыш” әсәре буенча спектакль әзерләгән. Әфганстанда булган сугыш хәрәкәтләреннән яраланып кайткан, гарипләнеп калган элекке хәрбиләрнең фаҗигале язмышлары сурәтләнә әлеге әсәрдә. Сукыр кеше образын тудыру катлаулы мәсьәлә. Юлсубино мәктәбе директоры Нияз Гарипов сәхнәдә  бу бурычны ышандырырлык итеп башкарып чыкты. 

Мәдәният йорты директоры Әминә Гатиятованы, сәнгать җитәкчесе Алсу Вафинаны, мәдәният йортының техник хезмәткәре Сания Мөхәммәтшинаны, җирле үзидарә хисапчысы Фәнис Нәҗмиевне һәм пенсионер Галимулла Әлмиевне авылның “профессионаллары” дисәң дә ярый. Алар һәр спектакльдә һәм концертта катнаша. Сания Мөхәммәтшина әсәрдәге Рамилә монологын хисләнеп сөйләп, тамашачыларны елатты, хәтта.

Әсәрдәге сукыр Нәсимнең хатыны Зәмзәмия ролен башкарган авыл мәктәбенең техник хезмәткәре Гөлшат Гыйлемханова чын мәгънәсендә ачыш булды. Усал образны уйнау шулай ук ансат эш түгел бит, ә Гөлшат зәһәрләнеп күрсәтте, әй.

Мәктәп укучылары Рүзәл Вафин белән Миләүшә Мостафина спектакльләрдә тәүге мәртәбә генә катнашса да, үзләренең күңелләрендә артист сәләте барлыгын ачып салып, авылдашларын сокландырды.

– Шәһәрләрдән килгән җырчыларны рәхәтләнеп кабул итәбез. Ләкин, йолдызларны гына көтеп ятмыйбыз. Авылыбыз үзешчәннәренә рәхмәт! Алар бәйрәмнәргә концертлар куя, елга бер-ике мәртәбә спектакль әзерли. Шуның белән халыкның күңелен рухи яктан тулыландыралар, – дип, авыл җирлеге башлыгы Харис Гатиятов коллективка театр фестивалендә уңышлар теләде.

Балык Бистәсеннән һәм күршедәге Ямаш, Күки авылларыннан килгән тамашачылар таралышып беткәннән соңында да, үзешчән артистлар һаман образларыннан чыга алмыйча сәхнәдә кайнашып калды әле. Театр кешене шулай “сихерли” инде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading