16+

“Авырлыкларны Куян елы үзе белән алып китсен”

Бусагада – яңа ел, ишек шакырга әзерләнә. Аждаһа елына түрдән урын биргәнче, иске елны озатасыбыз бар.

“Авырлыкларны Куян елы үзе белән алып китсен”

Бусагада – яңа ел, ишек шакырга әзерләнә. Аждаһа елына түрдән урын биргәнче, иске елны озатасыбыз бар.

Үтеп баручы Куян елы халык күңелендә нинди вакыйлар белән истә калды икән? Кырыслыгы белән дә сынарга җитешкән 2023 ел гади хезмәт кешесе хәтерендә нинди урын биләр? Авыл җирендә яшәүче укучыларыбыздан шул хакта сораштык. 

Әлфирә Камалова, Мөслим районы, Күбәк авылы:  
–Быелгы ел авырга туры килде. Яңа ел кәефе дә юк өйдә. Матур гына яшәгәндә ирем – Ирек абыегыз чирләп китте. Тәрбиягә 12 ятим баланы тәрбияләгән гаилә без, хәзер кулыбызда 4 се генә, канат очырганнары да кайтып йөриләр. Шушы балаларга алданып, кызымның ике баласы да гел бездә, барыбер өй тулы бала-чага! Ел саен тышкы яктан өйне гирляндалар белән бизәп, кардан сыннар ясый идек. Авыл халкы быел да сорый. Мөмкинлек юк шул, Ирек култык таяклары белән генә йөри, операциягә чират көтәбез. Оча сөягенә береккән бот башындагы кимерчәкне алмаштырырга кирәк диләр... Авырлыкларны Куян елы үзе белән алып китсен.

Фәрит Фәйзуллин, Әтнә районы, Яңа Шашы авылы:
–Үтеп баручы ел безнең өчен шатлык-куанычларны мулдан бүләк итте. Үземә – 72, тормыш иптәшемә 71 яшь булуга да карамастан, үз көчебездә иркен яшибез: умарталар тотабыз, елына 2-3 үгез, каз-үрдәкләр үстерәбез. Җәй коры килсә дә бакча уңышы да сөендерде! Быел ике оныгыбызны да үзебез белән алып, Абхазиягә автосәяхәткә чыктык. Узган ел машина белән шулай Кырымны күреп кайткан идек. Олы яшьтә булсам да хатыныма, оныкларыма чит җирләрне күрсәтә алуыма горурланам. Андагы кыя-тауларны, мәңге яшел үсемлекләрне күреп, җылы диңгездә коенулар яшәргә көч-дәрт өстәде. Рәхмәт Куян елына. Безнең 8 оныгыбыз бар! 2024 елда да сугышлар бетеп, оныкларымның һәрберсен ялга алып бара алсам иде. 

Наилә Әхмәдиева, Апас районы, Дәвеш авылы:
–Зур сынау алып килсә дә, авырлыгына да түздем, уңышлары да сөендерде. Тормышымны да, хезмәтемне дә үзгәртте ул. Яшәешкә икенче күзлектән карарга өйрәндем. Без бит мәктәптә каралама язган сыман яшибез, бүгенгесе болай, иртәгә матур итәрбез, үзгәртермен, дисең. Юк. Бүгенгесе бердәнбер гомернең бер көне, аны үзгәртергә соң, димәк кадерен белеп, үзеңә ничек җайлы шулай итеп яшисе! Үз-үзеңне алдама, үз адымыңны, фикерләреңне үзең бәялә – төп принцибым! Киләсе елда яшел тәмләткечләр үстергән кырларымны киңәйтмим, ә менә сыфатлы уңыш алу күрсәткеченә ирешергә исәп тотам.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading