16+

Бәйрәм көннәрен көтмичә, хәзер үк нинди товарларны алырга кирәк?

1 гыйнвар якынлашкан саен, бәйрәм товарларына ихтыяҗ арта бара.

Бәйрәм көннәрен көтмичә, хәзер үк нинди товарларны алырга кирәк?

1 гыйнвар якынлашкан саен, бәйрәм товарларына ихтыяҗ арта бара.

Шул рәвешле,  сатучылар да бәяләрне күтәрә – барыбер алачаклар бит. Димәк, нәрсәләрнедер алдан ук сатып алуның мәгънәсе бар. Бәйрәм көннәрен көтмичә, хәзер үк нинди товарларны алырга кирәк?

Шоколад. Белгечләр фикеренчә, ел ахырына кадәр татлы ризыклар барыннан да ныграк кыйммәтләнә торган товарлар исемлегендә. Иң эре җитештерүчеләр көз көне үк кондитер эшләнмәләренә күпләп сату бәяләре арту турында кисәттеләр. Сәбәпләре берничә. Беренчедән, җитештерү чималы кыйммәтләнгән. Латин Америкасында уңыш начар булу аркасында, какаоның бәясе шактый арткан. Өстәвенә, Россия валютасының курсы да түбән. Башка сәбәпләр: ярты дөнья аша ингредиентларны кайтаруга киткән югары чыгымнар, хезмәткәрләрнең хезмәт хаклары арту һәм кредитлар буенча югары процент ставкалары. Һәм, әлбәттә, яңа ел ажиотажы. Димәк, боларның барысы да ел ахырына кадәр шоколад һәм кондитер эшләнмәләренең 15-20%ка кыйммәтләнүенә нигез булырга мөмкин.

Кызыл уылдык. Уылдыкның бәясе соңгы айларда арзаная. Төп сәбәбе – балык тотуда югары “уңыш”. Бөтенроссия балык хуҗалыгы предприятиеләре ассоциациясе мәгълүматлары буенча, өч квартал эчендә Россиядә 21,15 мең тонна кызыл уылдык җитештерелгән. Бу узган елга караганда 2,7 тапкырга күбрәк. Бәяләр шуңа төшә дә инде.

Әмма бәйрәм алдыннан аңа ихтыяҗ арта. Өстәвенә, күп кенә россиялеләр уылдыкны Яңа елда гына сатып ала. Шуңа күрә, экспертлар фикеренчә, каникулларга якынайган саен кызыл икрага бәяләр арта ала. Фаразлар буенча, бәйрәм алдыннан ул 10-13%ка кыйммәтләнәчәк.

Техника һәм зәркән эшләнмәләр. Әгәр дә сез бүләк буларак техника яки ювелир эшләнмәләр сатып алырга планлаштырасыз икән, моны алдан ук эшләү яхшырак. Кыйммәтләнүдә генә түгел сәбәп (техниканың күп төрләренә бәяләр үсмәскә дә мөмкин), ә бәясенә карата сыйфатлы товарларны Яңа ел алдыннан кырып-себереп алып бетерүләрендә.

Бәйрәм алдыннан кибетләрдә (шул исәптән маркетплейсларда да) ажиотаж булачак һәм кирәкле әйберләрне алуда өзеклекләр булырга мөмкин.
Авиабилетлар. Киләсе елга яки Яңа ел каникулларында сәфәр планлаштырасызмы? Билетларны никадәр иртәрәк сатып алсагыз, бәясе дә шулкадәр түбәнрәк булачак. Өстәвенә, хәзер кайбер авиакомпанияләр яңа ел алдыннан ташламалар тәкъдим итә. Очыш көненә якынайган саен, бәя кыйбатрак булачак. Өстәвенә, соңгы моментта билетлар да булмаска мөмкин. Шуңа күрә алдан ук хәстәрен күреп куегыз.

Алай да була икән! Яңа елга бар нәрсә дә кыйммәтләнмәскә мөмкин. Хәтта бәйрәмнең традицион эчемлеге дә безне бәясе белән сөендерә ала.

- Яңа ел алдыннан шампан шәрабына бәяләр төшәчәк, дип уйлыйм. Бәлки, ул инде бер атнадан башланыр, - дип фаразлый Федераль һәм төбәк хәмер базарларын тикшерү үзәге директоры Вадим Дробиз. - Декабрьдә еллык шампан күләменең 25%ы сатыла. Һәм барысы да аны сатарга тырыша, чөнки башка айларда аңа ихтыяҗ якынча дүрт тапкырга кимрәк.

Интернет-сәүдә компанияләре ассоциациясе президенты Артем Соколов бәяләрне онлайн-кибетләр дә күтәрмәячәк, дип ышана.
- Без интернетта тәкъдим ителгән категорияләрнең берсендә дә бәяләр үсешен көтмибез, - дип ышандыра Соколов. - Моннан тыш, Яңа ел алды чоры - сатучылар өчен яңа аудитория җәлеп итү мөмкинлеге ул. Бу чорда ташламалар күбрәк. Өстәвенә, бәйрәмгә якыная барган саен, товарның күбесе акциягә кушыла. Ел саен кабатлана бу хәлләр, һәм 2023 искәрмә булмаячак.

Әгәр сез интернетта нидер заказ бирергә телисез икән, озакка сузмагыз. Яңа ел якынлашкан саен, китереп бирү озаграк булачак.

Ничек кенә булмасын, Яңа ел әкиятенә оливье салатын һәм шампанский-икраны кертү мәҗбүри түгел. Бәйрәм көнендә якыннарыгыз янәшәсендә булу – бәхет түгелме соң? 

Лилия Яфизова


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading