16+

Бәйрәмнәрдә кем ял итә, кем эшли?!. Сорау туса, шалтырат

Казан мэриясендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хәбәр ителгәнчә, Яңа ел бәйрәме көннәрендә шәһәрнең җәмәгать транспорты ял көне графигы нигезендә 5.30 сәгатьтән 23.30 сәгатькә кадәр эшли.

Бәйрәмнәрдә кем ял итә, кем эшли?!. Сорау туса, шалтырат

Казан мэриясендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хәбәр ителгәнчә, Яңа ел бәйрәме көннәрендә шәһәрнең җәмәгать транспорты ял көне графигы нигезендә 5.30 сәгатьтән 23.30 сәгатькә кадәр эшли.

Метрополитен 6.00 сәгатьтән 0.00 сәгатькә кадәр ачык.

Яңа ел төнендә, 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә, җәмәгать транспорты һәм метро хәрәкәте 2.00 сәгатькә кадәр озайтыла. 1 гыйнварда җир өсте пассажир транспорты иртәнге 7.00 сәгатьтән 23.30 сәгатькә кадәр эшли.

7 гыйнварда Рождество Христова төнге бәйрәме уңаеннан, 1.30 сәгатьтә “Үзәк стадион” тукталышында пассажирларны 2нче маршрут троллейбусы, шулай ук 6нчы, 10а, 15нче, 23нче, 30нчы маршрут автобуслары көтә.

Җәмәгать транспорты хәрәкәте буенча сораулар белән Транспорт комитетының 8 (843) 275-30-50 кайнар элемтә телефонына мөрәҗәгать итәргә була.

31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр юл-урам челтәре буендагы муниципаль парковкалардан файдалану бушлай.

Торак-коммуналь хезмәтләргә бәйле сораулар өчен бердәм диспетчерлык хезмәте телефоны: 063 (стационар телефоннан). Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр мөрәҗәгатьләрен “Открытая Казань” системасына җибәрә ала, шулай ук 8 (843) 236-41-23 телефоны аша хәбәрләшергә мөмкин. “Моя Казань” чат-бот эшли.

 Коммуналь хезмәтләрне өзеп торып башкарыла торган планлы эшләр 2024 елның 15 гыйнварына кадәр кичектерелде.

Көнкүреш калдыкларын чыгару көн саен оештырыла. Чүп чыгару мәсьәләсендә сораулар туса, 8 (843) 260-02-40 телефоны аша колл-үзәккә хәбәр бирергә кирәк.

Тышкы яктырту челтәренең эшенә кагылышлы сораулар белән “Казэнерго” акционерлык җәмгыятенең тышкы яктырту идарәсенең диспетчерлык хезмәтенә 8 (843) 204-12-21 телефоны аша шалтыратырга була.

Автор фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading