16+

Бал кортлары күбәйгән

Быел бал кортлары, шөпшәләр күбәйгән дип сизәм. Бал корты чакса, беренче чиратта нишләргә? Бу җәйдә алар ни сәбәпле күбәйде икән? Зәринә Хәйруллина, Балтач. Чынлап та, быел бал кортлары күбәйгәне сизелә. Шөпшә, бал кортларыннан зыян күрүчеләр саны да арткан. Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтеннән алынган мәгълүматка караганда, май аеннан бирле 300гә якын...

Быел бал кортлары, шөпшәләр күбәйгән дип сизәм. Бал корты чакса, беренче чиратта нишләргә? Бу җәйдә алар ни сәбәпле күбәйде икән?
Зәринә Хәйруллина, Балтач.

Чынлап та, быел бал кортлары күбәйгәне сизелә. Шөпшә, бал кортларыннан зыян күрүчеләр саны да арткан. Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтеннән алынган мәгълүматка караганда, май аеннан бирле 300гә якын кешене корт чаккан. Белгечләр, җәй ахырында бал кортларының артуы, кешене чагуы гадәти күренеш, дип саный. Эсселек тә бөҗәкләрнең артуына китергән. Шөпшәләр, бал кортлары ислемай исен яратмый. Аллергия авырулы кешеләргә аеруча да сак булырга кирәк. Шөпшә чаккан кешегә беренче ярдәм - чаккан урынга аракы йә одеколон, спирт сөртергә, салкын әйбер куярга, аллергиягә каршы дару эчәргә кирәк. Бал корты чаккан урын шешсә, кеше үзен начар хис итсә, сулышы кысылса, кан басымы төшсә - тиз арада ашыгыч ярдәм хезмәте чакыртырга кирәк, ди табиблар.

Фото: phacelia63.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading