16+

Балага эш өю укуга йогынты ясыймы: “Хайваннарның асларын чистарт!”

Һәрнәрсәнең үз вакыты... Балаларны хезмәт белән тәрбияләргә кирәклеге барысының да исенә төште.

Балага эш өю укуга йогынты ясыймы: “Хайваннарның асларын чистарт!”

Һәрнәрсәнең үз вакыты... Балаларны хезмәт белән тәрбияләргә кирәклеге барысының да исенә төште.

Авылда алай ук түгел, шәһәр балаларына такта сөртер өчен чүпрәк юешләтергә дә ярамый иде бит инде. Авыл мәктәбендә эшләгәндә укучыларым: "Апа, Сезгә булышырга кирәкмиме?" - дип янда бөтерелеп йөриләр иде... Компьютерда берәр нәрсә эшләгәндә төртелсәң дә, шунда ук ярдәмгә килеп җитеп, эшне җайлап җибәрә беләләр иде. Шәһәрнекеләр арасында андыйлар сирәк. Өйдә әти-әниләргә ничек булышасыз? - дигән сорауга да күңелгә ошарлык җавап бирүчеләр бик әз.

... 90 нчы еллар иде. Бер укучымның укуга салкынрак карашын сизгәч, өенә барып, әти-әнисе белән сөйләшергә уйладым.
Ишегалдына үттем. Бөтен җир чип-чиста итеп себерелгән. Бөтен җирдә пөхтәлек. Шундый яхшы хуҗаларның балалары ничек начар укырга тиеш соң? - дип гаҗәпләнәм. Ишек төбендә күпме кычкырып торсам да, чыгучы булмады. Тагын бер тапкыр кычкырыйм да, китим дигәндә, абзардан укучым килеп чыкты. Хайваннар карап йөрүе икән. Ул чыккач кына, сарай ишегендәге акбур белән язылганнарга игътибар иттем. Анда бала эшләргә тиешле эшләр исемлеге: 

1. Хайваннарга печән бир;
2  Пешкән онны алып чыгып ашат;
 3. Дәү үгезгә - 3 чиләк, кечкенәсенә - 2 чиләк су эчерт;
 4. Хайваннарның асларын чистарт;
 5. Иртәгә иртән бирергә печән төшереп куй һ.б.

- Улым, боларның барысын да кайчан эшләп бетерерсең икән инде? -дим. 
- 7-8 ләргә бетә ул, апа, әни эштән кайтканчы бетерергә кирәк. Бу гына түгел әле, сез кухнядагысын кереп карасагыз... Анда моннан да озынрак исемлек, - ди укучым елмаеп. Нәрсә диим... "Молодец, балам," - дидем. 
 - Дәресләреңне кайчан әзерлисең?
 - Калган вакытта инде, - ди бала.

 - Укуың йомшарды, әти-әниеңне күрәсем килгән иде, - дим. Әтисе әлегә хастаханәдә ята икән.
 - Иртәгә кайта инде ул, әнигә әйтмичә торыгыз. Менә күрерсез, тырышып укый башлаячакмын, - ди малаем. Ул вакытта бала алтынчы класста гына укый иде әле... 12-13 яшь... 

Шулай булды да, чирекне ул "4", "5"кә генә тәмамлады. Укырга теләге булган балага күп эш эшләтү зыян китерми ул... Ә без укыганда өйдәге эш тагын да күбрәк иде. Мәктәп янындагы 1-2 гектарлы бакчалар да безнең өстә булды. Җәйге практика үтү дә гадәти хезмәт иде безгә.

Рүзилә Вәгыйзова.
Фото: Татар Информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading