16+

«Балалар Россиядә калырга тиеш»

Казанда Россия төбәкләрендәге бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең VI Бөтенроссия съезды узды.

«Балалар Россиядә калырга тиеш»

Казанда Россия төбәкләрендәге бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең VI Бөтенроссия съезды узды.

Съездда РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Павел Астахов, Россиянең 81 төбәгеннән килгән вәкаләтле вәкилләр, шулай ук федераль ведомство, иҗтимагый һәм эксперт оешма вәкилләре катнашты. Съезд өч көн дәвам итте. Аның ачылыш тантанасы 1 октябрь көнне Казан Ратушасында булды. Шушы көнне үк Павел Астахов Республика балалар клиника хастаханәсен карап кайтты.
Съездның икенче көне «Ятимнәрсез Россия» дип аталган 2013-2020 елларга исәпләнгән федераль максатчан программаның гамәлгә ашырылуына багышланган иде. Павел Астахов үз докладында саннарга аерым тукталып китте. Аның әйтүе буенча, соңгы 5 ел эчендә ятим балалар саны 35 процентка кимегән (2010 елда бу сан 127 мең булса, 2011дә 82200 бала ятим калган). Ятим балаларга исәпләнгән белем бирү учреждениеләренең дә 24 процентка кимүе күзәтелә. Чит ил гражданнарына уллыкка бирелүче балалар саны да 64 процентка кимегән. «Бездә чит илгә чыгару өчен балалар булмасын. Балаларның барысы да Россиядә калырга тиеш», - дип басым ясап әйтте Павел Астахов. Социаль ятимнәрнең, ягъни әти-әниләре исән-сау була торып та ятим калган балаларның күп булуы аеруча борчуга сала, диде ул. Алар барлык ятимнәрнең 83,8 процентын тәшкил итә. Социаль ятимлекнең төп сәбәбе - ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү турындагы суд карары, дип билгеләп узды вәкил. Утырыштан соң Павел Астахов Казандагы 4 нче балалар шифаханәсе базасында Балалар хосписын карап кайтты. Һәм Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондына үз өлешен дә кертте.
Кичә вәкилләр «Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссияләрнең эш нәтиҗәлелеген арттыру» дип аталган Бөтенроссия семинарына җыелды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading