16+

Балаларны ничек саклыйсы?

Мондый коточкыч хәлләр турында ишеткәч, күңелдә күп төрле сораулар туа...

Балаларны ничек саклыйсы?

Мондый коточкыч хәлләр турында ишеткәч, күңелдә күп төрле сораулар туа...

Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, җир йөзендә яшәүче балигь булмаган балаларның 80 проценттан артыгы күпмедер күләмдә җенси бозыклык күренешенә дучар ителә.

Россия хокук саклау органнарында теркәлгән очраклар ел саен арта барып, 2024 елның сигез аенда 16 меңнән артып китә! Кызганыч, Татарстанда да балигъ булмаган балаларга карата җенси бозыклык куллану, хәтта үтерү кебек авыр җинаятьләр саны кимеми. Матбугатта таралган хәбәрләргә караганда, әле шушы көннәрдә генә бер ир-ат көпә-көндез өенә кайтып баручы унбер яшьлек кыз балага ташланган. Аны хәзер хокук саклау хезмәткәрләре эзли. Башкалабызның хокук саклау органнары хәбәр итүенчә, Казан шәһәрендә 11 яшьлек кыз баланы көчләргә маташкан ир-ат кулга алына. Чаллыда яшәүче 30 яшьлек педофильнең 9 яшьлек үги кызын төрлечә куркытып, җенси бозыклыклар кылганы өчен җинаять эше ачыла...

Балаларны җенси җәберләү кебек җинаятьләр рәсми саннарга караганда күпкә артыграк булырга да мөмкин, ди белгечләр. Ни өчен дигәндә, бала үзенә карата җенси бозыклык кылу очраклары турында еш кына башкаларга белдермәскә тырыша. Бозыклык галәмәте белән мавыгучылар арасында чит кешеләрдән гайре, баланың якыннары, туганнары, хәтта гаилә әгъзалары да очрый. Педофильләр арасында тренер, әйдаман, репититор кебек “тәрбияче”ләр булуы да билгеле.

Бу юнәлеш өчен җаваплы оешмалар, кайбер очракларда, “чүпне читкә чыгармас өчен” андый хәлләр турында чаң кагуга караганда, дәшми калуны өстенрәк күрә. Әмма халыкта “чирен яшергән - үлгән”дигән гыйбарә барын да онытырга ярамый. Гыйбрәтле хәлләр арасында иң нәфрәтләндергәне - “педофиль” дип йөртелүче адәм актыклары турындагылары. Бу коточкыч җинаятькә андыйларның һәркайсы үз юлы белән киләдер. Әмма, берничә тапкыр Татарстан Югары Суды, Казанның Совет һәм Лаеш районы суды утырышларында каралган җинаять эшләре белән танышканнан соң, мондый бозыклык юлына басканнарның уртак яклары да шактый икәнлеге ачыклана.

Балигъ булмаган кыз балага карата җенси бозыклыклар кылганы өчен суд каршына баскан 19 яшьлек Әмир Минсадыйков Казанда туып-үскән. Бала чагы авыр узган. Әтисен хәтерләми: Әмиргә өч яшь тулганда, юл фаҗигасенә очрап, вафат булган. Әнисе исә, әлеге кайгыдан арыныр өчендер, әледән-әле салгаларга яраткан. Еллар узган саен, алар фатирында эчүле мәҗлесләр ешрак кабатлана. Әнисе янына “кунакка” килүчеләр арта. Әмир боларның барысын үз күзләре белән күреп үскән. Әтисез үсүнең кыенлыклары күп инде аның. Кемнәрдер кыерсытканда яклаучысы да булмагандыр. Шуңа малай үзен балачактан ук “кимсетелгәннәр” рәтендә тоя. Мәктәптә укыганда да, урамда уйнаганда да үзе кебекләр белән аралашырга кыенсына, үз дөньясына бикләнеп яши. Әле бүген дә күңелендә кемнәргәдер, ни өчендер ачу саклагандай тоела. Кылган җинаятендә дә үзен түгел, башкаларны гаепләргә тырышуы көн кебек ачык. Янәсе, 12 яшьлек кыз аның янында гел “сырпаланып” йөргән. Бүләкләрдән баш тартмаган.

Судта шаһит буларак чыгыш ясаган Наилә Сибаева күрше фатирда яши. Әйтүе буенча, Әмирнең әтисе исән чагында, бик тату яшәгәннәр. “Әмирнең әнисе ике ел элек, эчкән килеш кисәк кенә вафат булгач та, гел аралашып яшәдек. Кем белгән аның күңелендә бозык уйлар барын? Ике елга якын кызыма бәйләнеп, төрлечә куркытып, бозыклыклар эшләр дип башыма да килмәде. Иң авыры - кызыма бармак белән төртеп күрсәтүчеләр арта. Безнең башка урынга күчеп китәр мөмкинлегебез дә юк бит”, - ди ул күз яшьләре белән. Суд карары нигезендә Әмир Минсадыйков каты режимлы төрмәдә тоту шарты белән 9 елга ирегеннән мәхрүм ителә.

 Казанның Вахитов районы суды 31 яшьлек бер ир-атның үги улына карата бозыклык галәмәтләре кылуы турындагы җинаять эшен карады. Берничә ел элек әти-әнисе аерылгач, әнисе янына “яңа әти” килеп йөри башлаган. Әнисе иртән эшкә киткәч, әлеге ир-ат 8 яшьлек малайга бәйләнә башлаган. Бу турыда малай үз әтисенә сөйләгән. Әнисе, улын яклыйсы урында, үги әти белән бер булып, “бездән үч алу өчен элеккеге ирем яла яга”, - дип тәкрарлый. Суд-медицина экспертизалары раслаганнан соң гына җинаятьче тиешле җәзасын алды.

Бу урында мисал итеп бөтен республиканы шаулаткан тагын бер җинаять эшен искә алу да урынлы булыр. 29 яшьлек ир-ат ике яшьлек кыз балага карата җенси бозыклык кылган! Сабыйны, күп кан югалтуы нәтиҗәсендә, ашыгыч рәвештә сырхауханәгә салырга туры килә. Табиблар мондый хәлнең сәбәбен тиз ачыклый. Җинаять эше ача. Ике яшьлек сабыйга карата мондый ерткычлык эшләүгә ышану да кыен. Җинаятьче исә шуннан файдаланып калырга тырыша. Янәсе, баланы юындырганда, ялгыш киселгән... Әмма, медицина экспертлары сабыйның тән ярасы нилектән килеп чыгуын төгәл ачыклый. Бу җинаятьче дә баланың әнисен гаепләргә тырыша. Янәсе, хатыны белән ачуланышканнан соң, үч алырга теләгән.

Мондый коточкыч җинаятькә баручылар үзләренә тиешле җәзасын алсалар да, суд карарыннан соң, күңелдә күп төрле сораулар кала. Андый адәм актыклары бер гаепсез сабыйларның киләчәге турында бераз булса да уйлыйлармы икән? Юктыр! Уйласалар, андый юлга бармаслар иде. Педофильләр каян килә? Андыйлардан балаларны ничек саклыйсы? Җинаять кодексында мондый гамәл өчен 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган булса да, тормышта андыйлар һаман очрый тора.

Табиб-психолог Марина Селянина әйтүенчә, педофильләр башкалардан берни белән аерылып тормый. Бу - үзенә күрә кеше халәтенең бик тирән яшерелгән сере, табиблар теле белән әйткәндә, авыр психик тайпылыш булып санала.

- Андыйлардан саклану юлы - ул да булса балаларыбызга карата игътибарны арттыру. Баланың һәр адымын белеп торган, аның хис-кичерешләре белән яшәгән гаиләләрдә мондый хәлләр сирәк була, - ди табиб Марина Селянина.

Камил Сәгъдәтшин

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading