16+

Баласы чак кына машина астына эләкмәде, ә әнисе...

Шушы көннәрдә генә чак кына зур фаҗига булмый калды. Казанның Кариев урамындагы бер кибет янында, парковкада торган машинама утырдым.

Баласы чак кына машина астына эләкмәде, ә әнисе...

Шушы көннәрдә генә чак кына зур фаҗига булмый калды. Казанның Кариев урамындагы бер кибет янында, парковкада торган машинама утырдым.

Кабыздым да, инде кузгалып китәргә җыенганда, машина каршында баласын коляскага утырткан әни кеше пәйда булды. Аларны үткәреп җибәрдем дә, олы юлга чыгарга теләгән идем, шул чакны алгы тәгәрмәч янында пластик машинага утырган малай килеп чыгуын күрдем. Күрәсең, бу баланың әнисе алда баручы хатын булгандыр. Ә бит ул хәтта артына да борылып карамады, юлын дәвам итте. Ике кечкенә бала белән юл аркылы чыгып бара үзе. Мондый әни кешене ничек атарга? 

Бәлки, күп балалы булып, ул алар өчен әллә ни борчылмыйдыр. Мин дә өч яшьлек кыз әнисе. Менә шундый ваемсыз, кансыз әниләр аркасында суд юлларын таптыйсым килми. Ә бит игьтибарлырак булмасам, коточкыч фаҗига килеп чыгарга мөмкин иде. Шуларны уйлап озак кына машинам белән кузгалып китә алмадым. Әти-әниләр бераз игьтибарлырак булсагыз иде, мин җәяүле дигәч тә, сез хаклы түгел. Юл аша чыкканда икеләтә җаваплылык тоярга тиешсез. Чөнки сез әни кеше, балаларыгызны саклагыз.

Ә машина йөртүчеләргә сабырлык һәм игътибарлылык телисем килә. 

Фирая, Казан шәһәре

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading