Бу көннәрдә шугалакларда, чаңгы шуу базаларында халык бик күп булды. Прокатка тимераяклар алырга, чаңгы шуу базаларында тауга күтәрелергә су буе чират диделәр. Шифаханәләр дә тулган ди. Казанга районнардан, башка шәһәрләрдән килүчеләр саны артты, чөнки яңа ел бәйрәмнәрендә башкалабызда балалар һәм олылар өчен күңел ачу урыннары җитәрлек иде, 84 Чыршы мәйданчыгы...
Күпме генә кризис дип сөйләсәләр дә, кибетләрдә, күңел ачу урыннарында кеше әле дә күп. Декабрь ахырында супермаркетлар шыгрым тулы иде, халыкны бәяләр күтәрелүе дә туктатмады. Инде яңа елдан соң билләрен бераз буырлар дигән уй да дөрес булып чыкмады. Элеккечә кибетләрдә кеше күп, тулган кәрҗиннәренә карасаң, теләгән әйберләреннән баш тартмыйлар кебек тоела. Озын ялларга кышкы каникул да туры килгәнлектән, балалар белән күңел ачу урыннарына йөрүчеләр күп булды. Чаллы шәһәреннән килгән туганнан туган апам гаиләсе белән күптән түгел генә ачылган Казан океанариумына барган иде. Кешенең күплегенә хәйран калган. Кассада су буе чират, йөрергә дә урын аз, дип сөйләде ул. Юкса, билет бәясен арзан дип әйтеп булмый - 700 сум. Икенче көнне туганымның теләге балалары белән циркка эләгү иде, әмма, ни кызганыч, анда бер билет та калмаган икән. Билетларны алдан ук алып бетергәннәр.
Фото: www.skyscrapercity.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар