16+

Берсен-берсе кабатламый торган талантлар җыелган биредә - сокланмый мөмкин түгел

Арча ягы – һөнәрле генә түгел, күркәм кешеләре белән дан тота. Ел саен авыл җирлекләрендә яшәүчеләр арасында зур күләмле фестивальләр үткәрелеп килә. Тамашачылар әлеге чараларны көтеп ала, чөнки Арчада бик җанлы һәм ихлас үтә ул.

Берсен-берсе кабатламый торган талантлар җыелган биредә - сокланмый мөмкин түгел

Арча ягы – һөнәрле генә түгел, күркәм кешеләре белән дан тота. Ел саен авыл җирлекләрендә яшәүчеләр арасында зур күләмле фестивальләр үткәрелеп килә. Тамашачылар әлеге чараларны көтеп ала, чөнки Арчада бик җанлы һәм ихлас үтә ул.

Бу ял һәм күңел ачуга гына корылган концертлар түгел ул, тәрбияви мәгьнә салынган бәйге-ярышлар. Алдагы елларны “Төп йорт килене”, “Супер әби”, “Супер бабай”, “Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” фестивальләре үтте. Алар һәрберсе райондагы үрнәк гаиләләрне, әби-бабалардан калган гореф-гадәтләрне, рухи кыйммәтләрне, иҗади үзешчән сәнгать осталарын халыкка таныту өчен оештырыла. Быел исә “Милли хәзинә” чарасы Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан узды. Сайлап алу турлары декабрь аенда башланып, жюри авыл җирлегенә барып катнашучыларның чыгышларын карады, иң сәләтлеләр Арча район сәхнәсенең түренә күтәрелде. 

“Милли хәзинә” бәйге-фестиваленең йомгаклау концертына килүчеләрне Арчаның халык уен кораллары ансамбле чыгышы белән каршы алдылар. Арча ягы элек-электән җыр-моңга талантлы, оста куллы тырыш эшчеләре, һөнәрчеләре белән дан тоткан. Кул осталары бәйгенең йомгаклау чарасына бик яхшы күргәзмә дә алып килгәннәр иде.

Үз эшләрен тамашачыларга тәкъдим иткән осталар арасында Иске Төрнәле авылыннан Гөлназ Хәбибуллина, Урта Атыдан Фәния Кәримова, Хәсәншәехтан Рузалия Вәлиева, Сикертән авылыннан Гөлшат Зәйнинең эшләре хакында газетабызда аерым да язарбыз әле. Чыннан да берсен-берсе кабатламый торган талантлар җыелган биредә.

 Арча районында элеккеге һөнәрчелеккә дә, заманча трендлы милли товарларга да ихтыяҗ зур икәнен дә күреп кайттык.  Аерым “Авылым һөнәрчесе” номинациясен билгеләп узарга кирәк. Анда оста куллы һөнәрчеләр күпләп катнашкан. Кәрҗин үрүчеләр, читек ясаучылар, калфак, түбәтәй чигүчеләр, йомшак уенчыклар бәйләүчеләр, татар телендә сөйләшүче курчак эшләүчеләр, аш-су һәм балта осталары белән таныштык.

Һөнәрчеләр эшләрен видеопрезентация аша тәкьдим иткәннәр, күбесе кул эшләрен күргәзмәгә дә алып килгән иде. Һөнәрчеләр арасында җиңүчеләрне Арча район Мәдәният йорты төркемендә  тавыш бирү юлы аша халык сайланган. Бәйге булса да җиңелүчеләр юк. Барлык һөнәрчеләргә дә рәхмәт хатлары тапшырыла. Милли һәм рухи кыйммәтләрне саклау, үстерүгә зур өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәт. Алга таба да иҗади уңышлар юлдаш булсын сезгә!

“Милли хәзинә” фестивале яңа талантларга юл ача, шуңа күрә аның дәвамлы булуын телибез. Милли хәзинәләребезне саклаучы, үстерүче һәм халыкка җиткерүче үзешчән сәнгать осталарына, иҗади коллективларына сез булдырасыз, әфәрин дип мактыйсы килә. Бүгенге көндә балаларда һәм яшь буында туган телебезгә, милләткә һәм аның гореф-гадәтләренә, йолаларына мәхәббәт тәрбияләү – иң мөһим бурычларның берсе. Бу юлы “Милли хәзинә” фестивале кысаларында кул осталарыннан эшләреннән тыш, нәфис сүз, вокал, бию, дуэт, фольклор кебек номинацияләр буенча да ярышлар узды.

Календарь бәйрәмнәрдән тыш, Арчада милли рухтагы чаралар күп үтә. “Хәтер чылбыры”, “Сөлгеле капка” фольклор фестивальләре. Үзләренең телевизион студияләрендә “Мирас”, “Мәдәният дөньясында” дигән тапшырулар әзерлиләр. Күбесен без аларның интернет аша карап та барабыз. Быел грант отканнар. Май аенда исә мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында “Мөнәҗәтләр - рухи мирасыбыз” дигән фестиваль узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading