16+

Советлар чорындагы кебек, халык ишегалдына чыга башлады

Төзүчеләр өчен август ае иң кайнар вакыт, бу чорга күп кенә социаль объектлар төзелеп тапшырыла. Пандемия аларның эшләренә дә үз төзәтмәләрен кертте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланган “Безнең ишегалды” проектына да быел соңрак керешелде.

Советлар чорындагы кебек, халык ишегалдына чыга башлады

Төзүчеләр өчен август ае иң кайнар вакыт, бу чорга күп кенә социаль объектлар төзелеп тапшырыла. Пандемия аларның эшләренә дә үз төзәтмәләрен кертте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланган “Безнең ишегалды” проектына да быел соңрак керешелде.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев эшлекле дүшәмбедә әлеге проект нигезендә күпме эш башкарылуы турында хисап тотты.

“Безнең ишегалды” программасы кысаларында биш ел эчендә Казанның бөтен ремонт көткән ишегаллары, шул исәптән быел 226 йорт территориясе төзекләндерелергә тиеш. Спикер бер ай элек кенә иң беренче булып Шамил Усманов урамындагы 13 һәм 13а йортлары ишегаллары яңартылуны билгеләп, бүгенге көнгә 102 ишегалдында эшләр тәмамлануны, тагын 101е төзекләндерелүе турында хәбәр итте.

– Казанда бу эшләргә 32 юл оешмасы җәлеп ителде. Программа 73 процентка үтәлде дип әйтергә була. Планлаштырган эшләр график буенча бара, октябрь аена тәмамланыр дип көтелә. Катлаулы эпидемиологик вазгыятькә карамастан, төзекләндерү эшләре буенча үз фикерләрен белдерү өчен халык җәлеп ителде. Алар белән очрашуда төзәтмәләр дә кертелеп тора. Социаль челтәрләрдә аралашу өчен каналлар булдырылды. Һәр көнне район хакимияте идарәче компанияләр, экспертлар төркеме һәм халык белән очраша. Быел “Безнең ишегалды” программасы 160 мең казанлыны колачлый, – дип сөйләде ул.

Ишегалларын төзекләндерү программасы эшләгәндә экспертларның фикере күз алдында тотыла, норматив таләпләр үтәлә. Техник инвентаризация бюросы белгечләре йорт территорияләрен өйрәнеп, аларга бәя биргән. Аның нәтиҗәләре буенча программага 4 млн квадрат метр мәйданы булган 4 мең ишегалды кергән.  
Казан мэры Илсур Метшин әлеге проектны тиңе булмаган программа булуын ассызыклап, Президентыбызга рәхмәтен җиткерде.
– Ишегалларын иҗтимагый киңлек дип атарга була. Без көн дә алар аша үтәбез, эшкә барабыз, кайтабыз. Халык шунда чыга, күрешә, яшь әниләр үзара аралаша. Элек советлар чорындагы кебек, халык ишегалдына чыга башлады. Программаны дәвам итәчәкбез, гомуми эшнең нәтиҗәсе канәгатьләнерлек булсын, – диде ул.  

Фото: kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading