16+

Безнең намус әле пакь түгел

«Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә үлгән һәр кеше - безнең намуста». Бу сүзләрне юл хәрәкәте иминлеге буенча республика комиссиясенең чираттагы утырышында премьер-министр урынбасары - Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров әйтте. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов докладындагы саннарга караганда, безнең намус әле бик үк чиста түгел....

Безнең намус әле пакь түгел

«Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә үлгән һәр кеше - безнең намуста». Бу сүзләрне юл хәрәкәте иминлеге буенча республика комиссиясенең чираттагы утырышында премьер-министр урынбасары - Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров әйтте. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов докладындагы саннарга караганда, безнең намус әле бик үк чиста түгел....

«Татарстанда юл-транспорт һәлакәтләрендә үлгән һәр кеше - безнең намуста». Бу сүзләрне юл хәрәкәте иминлеге буенча республика комиссиясенең чираттагы утырышында премьер-министр урынбасары - Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров әйтте. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов докладындагы саннарга караганда, безнең намус әле бик үк чиста түгел.

- Быелның җиде аенда республикада транспорт чараларын идарә итүчеләр 834 җәяүлене бәрдерде. Шуның аркасында 82 кешенең гомере өзелде, 801е төрле авырлыкта имгәнүләр алды, - диде рес­публиканың баш автоинспекторы.

Хәтта, җәяүлеләр юл кичүендә дә («зебра») иминлеккә тулысынча гарантия юк. Нәкъ «зебра»ның үзендә 311 кешене машина бәрдергән яки өстеннән үк чыккан: 7 кеше сызыклар өстендә җан биргән.
Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе нигезендә, 1 сентябрьгә кадәр җәяүлеләр юл кичүләре ил стандартларына китерелеп бетерелергә тиеш иде. «Зебра»ның ак сызыклардан гына түгел, ә ак һәм кызгылт сызыклардан булуы зарур. Татарстанның кайбер шәһәрләрендә һәм муниципаль районнарында бу таләп ахырынача башкарылмаган.

- Татарстанда Россия Президенты күрсәтмәләрен үтәми калу очраклары булмаячак. Эшләмәүчеләргә катгый чаралар күреләчәк. Мәгариф учреждениеләре янында «зебра»лар, юлга ясалма таучык («лежащий полицейский») кыска вакыт эчендә ясалып беткән булсын. 15 сентябрьдә тикшереп чыгачакбыз, соңыннан үпкәләмәгез, - дип кисәтте бер үк вакытта юл хәрәкәте иминлеге буенча рес­публика комиссиясе рәисе вазифасын да башкаручы Шамил Гафаров.

Комиссия утыры­шында мәктәп автобуслары мәсь­әләсе дә тикшерелде. Республика мәктәп­ләрендә төрле модельләрдәге йөздән артык автобус файдаланыла. Аларның ГЛОНАСС элемтә челтәре, тахограф белән җиһазландырылган булуы шарт. Мәктәп автобусының маршрут паспорты эшләнелергә һәм аның белән ата-аналар да таныштырылырга тиеш.

Шамил Гафаров: «Мә­гариф учреждениеләренә автопредприятиеләрнең хезмәт күрсәтүе хәерлерәк, чөнки аларда автобус - техник, ә шофер медицина күзәтчелегендә тора. Мәктәпләрдә торган автобуска мондый мөмкинлек юк», - дигән фикерен белдерде. Яңа уку елы башланганлыктан, комиссия рәисе мәгариф учреждениеләре янында юл хәрәкәте иминлеген тәэми итү чараларына җавап­лы карарга чакырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading