Көрәшне дә күрсәтәбез Спортчылар мисал өчен спортның йөзү, суга сикерү, җиңел атлетика, теннис, бокс, бадминтон, байдаркада ишү, ат спорты шулай ук самбо, билбау көрәше, көрәш һәм башка төрләрендә чыгыш ясаячак.
Җиңүчеләргә 380 комплект медаль һәм акчалата бүләкләүләр әзерләнгән. Спорт чараларын МАТЧ ТВ каналыннан һәм “ВКонтакте” төркемендә карап булачак.
Тәмле һәм күңелле программа – БРИКС илләре спорт уеннарында катнашучыларга татар һәм башка халыкларның милли ризыклары тәкъдим ителәчәк. Хәләл ашамлыклар да әзерләнә. Экскурсияләр оештырыла. Спортчылар 23 июньдә Казанда узачак Сабантуй мәйданнарына да алып барылачак, – диде министр Владимир Леонов.
Комментарийлар