16+

Бөтенроссия авыл Сабан туе тәмам: машина Ульяновскида калды

Ульяновски өлкәсе Иске Кулаткы авылында узган Бөтенроссия авыл Сабантуе тәмамланды.

Бөтенроссия авыл Сабан туе тәмам: машина Ульяновскида калды

Ульяновски өлкәсе Иске Кулаткы авылында узган Бөтенроссия авыл Сабантуе тәмамланды.

Ачылу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов, Ульяновск өлкәсе Губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов, Россия хоккеисты Владислав Третьяк катнашты.

- Сезне барыгызны да безнең иң яраткан бәйрәм - Сабан туйлары белән котлыйм. Бәйрәмнәр матур үтсен! Бүген Ульяновск белән берлектә сезнең өчен матур бәйрәм үткәрәбез. Бу җирлектә без төрле дин вәкилләре дус яшәвен күрәбез. Бүген без Сабантуйны үзенчәлекле итеп "Гөлчәчәк" балалар бакчасында башладык, - дип сәламлады халыкны Рөстәм Миннеханов.

Сабантуйның төп батыр булып 29 яшьлек Димитровград егете, Универсиада чемпионы Сергей Павлик калды, аңа Лада Гранта автомобиле бирделәр.

- Бу җиңү миңа җиңел бирелде. Көндәшләрем юк иде диярлек. Сабантуй ярышларында бик катнашмыйм, күбрәк көрәш турнирларын өстен күрәм. Шуңа да бу өченче генә машинам, - диде безгә Сабантуй батыры.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading