Соңгы биш елда республика территориясендә 52,2 миллиард сумга 850 табигатьне саклау чарасы гамәлгә ашырылган.
– Аның 20 миллиардтан артыгы – бюджет хисабыннан, 30 милларды – предприятиеләр акчасы. Предприятиеләр керткән өлешне аерым әйтеп үтәсем килә, бу – бизнесның социаль җаваплылыгы үрнәге, – дипбилгеләп үтте экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында.
Чарада республика Министрлар Кабинетының 2022 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап тыңланды.
Узган елгы саннарга килгәндә, әйләнә-тирә мохитне саклауга 15 миллиард сумнан артык акча юнәлтелгән. Булдырылмый калган зыянның гомуми күләме 58 миллиард сумны тәшкил иткән.
Татарстан дүрт федераль проектта катнашкан – «Иделне сәламәтләндерү», «Чиста ил», «Уникаль су объектларын саклау» һәм «Урманнарны саклау». Проектларны гамәлгә ашыруга 6,8 миллиард сум акча бирелгән. Экологик чаралар әйләнә-тирә мохитне саклау төбәк программасы хисабына да инвестицияләнә.
Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, министрлыкның өстенлекле юнәлешләренең берсе – халыкны эчә торган сыйфатлы су белән тәэмин итү.
– Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән министрлык ведомство карамагындагы учреждениеләр белән берлектә суҗыйгычларга ревизия үткәрә. Бу эш Татарстанның 14 районында узды, барысы 1629 су пунктын тикшерелде. 1181 скважинаның лицензиясе юк. Ә лицензия алу – эчә торган суның сыйфаты гарантиясе, шуның белән ул аеруча мөһим эш санала, – диде министр.
Быел “Самосырово” полигонын рекультивацияләү эшен төгәлләргә җыеналар. Ул “Чиста ил” федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Соңгы биш елда төрле экологик чараларда катнашучыларның саны 1,2 миллионга җиткән. Бу һәр өченче татарстанлы дигән сүз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар