Әлеге проект “Туризм үсеше” дәүләт программасы кысаларында чынга ашырыла.
– Фестиваль жанрлар төрлелеге белән аерылып торачак. Бөтен башкаручылар да тере тавышка җырлаячак. Безнең колакка чит көйләр дә яңгыраячак. Ерак аралардан килгән кунакларыбызның мәдәнияте белән таныша алачакбыз. Фестиваль милләтләр арасында иҗади күпер булдырачак, – диде Казанның мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов.
Бразилия, Һиндстан, Көньяк Африка Республикасы, Мали, Әрмәнстан, Төркия, Россиядан катнашучылар арасында танылган җырчылар да бар. Данлыклы “Кино” төркеме дә башкалабыз кунакларын чыгышы белән шатландырачак. Шулай ук, Россия данын “Евровидение” бәйгесендә яклаган Петр Налич та оркестр белән чыгыш ясаячак.
Фестиваль кысаларында татар телендә махсус иҗади өлеш әзерләнәчәк. Башкала данын GAUGA, JUNA, Мураками төркемнәре һәм башка артистлар яклаячак. Сәхнә ике өлештән торачак. Бу – һәр төркемгә чыгыш алдыннан җиһазларны җайлау өчен кирәк.
– Күптән мондый зур чара үткәрәсе килгән иде. Чиста, сыйфатлы тавыш булдыру өчен тавыш, ут режиссерларыннан төркем җыйдык. Һәр артистның чыгышы үзенчәлекле булачак. Мин үзем дә бу фестивальне иртәдән кичкә кадәр карарга әзер, – дип әйтте Татарстанның атказанган артисты Артур Исламов.
Фестивальне Валерий Марьянов һәм Гөлназ Сәфәрова алып барачак. Оештыручылар фестивальгә 100 мең кунак көтеп кала. Аларның сүзләренчә, бу – фестиваль Татарстанның иҗади мөмкинлекләрен күрсәтәргә ярдәм итәчәк.
Комментарийлар