16+

Чебешләрне көзен саныйлар: быел җәйге ял күпме балага тәтегән?

Лагерь сменалары 7 көннән алып 21 көнгә кадәр дәвам иткән. Ата-аналар кертеме 5-42 мең күләмендә тәшкил иткән.

Лагерь сменалары 7 көннән алып 21 көнгә кадәр дәвам иткән. Ата-аналар кертеме 5-42 мең күләмендә тәшкил иткән.

Татарстанда җәйге сәламәтләндерү кампаниясен финанслауга быел 3,31 млрд сум акча юнәлдерелгән. Әлеге сумманың 1,8 млрд сумнан артыгы Татарстан бюджетыннан, 12,1 млн сумы муниципаль бюджеттан финанслау тәшкил иткән. 157 млн сумны предприятиеләр һәм оешмалар тоткан, ә ата-аналар өлешенә 1,3 млрд сум туры килгән. Җәйге чорда төрле ял формалары белән 168 меңгә якын бала колачланган. 

ТР Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров билгеләп узганча, мондый масштабларга ирешергә республика җитәкчелегенең лагерьлар инфраструктурасына зур игътибары мөмкинлек бирә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән гамәлгә ашырыла торган “Җәй – балаларга” программасы республикадагы ял үзәкләрен реновацияләп, ил күләмендә чын-чынлап уникаль инфраструктура тудыра.

Әлеге программа ярдәмендә 2019 елдан 2024 елга кадәр 43 балалар лагере төзекләндерелгән, шул исәптән яңалары да булдырылган. Бу максатларга 6,97 млрд сум тотылган. 

2025 елда программага Татарстан Республикасының 14 муниципаль берәмлегендәге һәм Анапа шәһәрендәге 19 объект кертелгән, 1,3 млрд сумлык эшләр билгеләнгән. Мәсәлән, Тәтеш районында «Ласточка», Ютазы районында «Дубравушка» лагерьларында эшләр тулысынча төгәлләнгән.  Шулай ук быел июль аенда реновациядән соң июль Әгерҗе районында «Алмалы» лагере ачылган. Биредә клуб, йокы корпуслары, актлар, спорт заллары яңартылган. 

Шулай ук июнь аенда Яшел Үзән районында ремонттан соң «Хыял» республика лагереүз ишекләрен ачкан. Капиталь ремонт вакытында биш йокы корпусы, мунча-кер юу комплексы, КПП, медицина пункты, ашханә, клуб, инженерлык челтәрләре һәм коймалар ремонтланган. Биредә беседкалар, учак мәйданчыгы, урам сәхнәсе, универсаль спорт мәйданчыгы һәм пляж волейболы мәйданчыгы барлыкка килгән. Хәзерге вакытта «Пионер» лагеренда проект-смета документациясен эшләү төгәлләнеп килә һәм 2026 елда биредә ремонт эшләре башланачак. Барлыгы киләсе елда 9 муниципаль берәмлектәге һәм Анапа шәһәрендәге 14 балаларны савыктыру лагерен яңарту эшләре көтә. 

-    Программаны гамәлгә ашырылган чорда башкарылган ремонт эшләреннән соң лагерьларның сыйдырышлыгы бер смена барышында 700 кешегә артты. Сәламәтләндерү кампаниясе барышында өстәмә рәвештә 6000 бала ял итә ала дигән сүз бу, - дип билгеләп узды Азат Кадыйров.

Лагерь сменалары 7 көннән алып 21 көнгә кадәр дәвам иткән. Ата-аналар кертеме 5-42 мең күләмендә тәшкил иткән. Министр юлламаларның шактый өлеше тулысынча Татарстан бюджеты акчалары хисабына бирелүен искәртте. Мондый мөмкинлек 35,5 меңгә якын бала файдалана алган. Болар: авыр тормыш хәлендә булган балалар, сәламәтләндерү-дәвалануга мохтаҗлар, аз керемлеләр, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле яшүсмерләр, сәләтле балаларга һәм башка категорияләр. Бушлай ял итүчеләр арасында махсус операциядә катнашучылар гаиләләреннән 7540 бала һәм Татарстан шефлык иткән Лисичанск һәм Рубежныйдан 485 бала булган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading