16+

Цифрлаштыру җанлана, йорт милекчеләре “ялкаулана”

Электрон технологияләрнең тормыш-көнкүрешебезгә үтеп керүе күп эшләрне башкаруны җиңеләйтә.

Цифрлаштыру җанлана, йорт милекчеләре “ялкаулана”

Электрон технологияләрнең тормыш-көнкүрешебезгә үтеп керүе күп эшләрне башкаруны җиңеләйтә.

Кайбер йорт милекчеләренең җыелышлары да “интернет аралашу” сыйфатында гына үтә хәзер.

— Кешеләр йорт милекчеләре җыелышларына чыкмыйлар, фикерләрен яик “тавыш бирүне” телефоннан гына җибәрәләр. Күп фатирлы йортларны карап тоту мәсьәләсендә милекчеләрнең сүлпәнлек күрсәтүләре бер дә мактаулы гамәл түгел, йортка күз-колак булуда җаваплылык зарур,- диде Татарстан Республикасы дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе урынбасары Ирек Шәйдуллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.
 Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгатьләрне интернет аша гына җибәрүчеләр дә арта бара. Шәхсән килсәң, үзең белән паспортың булуы зарур.

— Күп фатирлы йортлардагы төгәлсезлекләрне вакытында хәбәр итү кирәк, чөнки бу тормыш-көнкүрешнең иминлегенә йогынты ясый. Идарәче компанияләр йортларны тиешенчә карамаган очракларда административ җавапка тартыла. Без штрафларны идарәче компаниягә түгел, ә аның җитәкчесенә салу башлангычы белән чыгабыз. Идарәче компаниягә штраф салсаң, ул халык акчасы.  Идарәче компанияләр җитәкчеләре 50 – 100 мең сум штрафка тартылырга мөмкин,- дип кисәтте Ирек Шәйдуллин.

Татарстанда күп фатирлы 17 834 йорт исәпләнә, Казанда - 5 600. Ирек Шәйдуллин әйткәнчә, 27 сентябрьгә күп фатирлы 17 618 йорт кышка әзерлек паспорты алган. Казандагы күп фатирлы йортлар кышкы чорга 100 процентка әзер. 

— Татарстанда быел күп фатирлы 754 йортка капиталь төзекләндерү үткәрелде. Йортларда мисал өчен, гомум исәптә, 265 мең метр җылылык торбалары гына да яңага алмаштырылды,-диде Ирек Шәйдуллин.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading