16+

«Детектив язучылар үстерергә телибез»

13 яшен тутыручы «Иделем акчарлагы» бәйгесе яңа биеклеккә күтәрелә. Быел 13-16 ноябрь көннәрендә узачак конкурста яшь каләм ияләре үз иҗатларын рекламаларга өйрәнәчәк, китап чыгару серләренә төшенәчәк һәм, Камал театры артистлары белән берлектә, хәзерге заман татар драматургиясенә нәрсә җитми, дигән сорауга җавап эзләячәк.

«Детектив язучылар үстерергә телибез»

13 яшен тутыручы «Иделем акчарлагы» бәйгесе яңа биеклеккә күтәрелә. Быел 13-16 ноябрь көннәрендә узачак конкурста яшь каләм ияләре үз иҗатларын рекламаларга өйрәнәчәк, китап чыгару серләренә төшенәчәк һәм, Камал театры артистлары белән берлектә, хәзерге заман татар драматургиясенә нәрсә җитми, дигән сорауга җавап эзләячәк.

Бәйгене оештыручы «Идел» яшьләр үзәгенең директоры Ләйсән Төхфәтуллина белдергәнчә, быел программага менә шундый яңалыклар кертергә булганнар. «Иделем акчарлагы»на 85 эш кабул ителгән. Катнашучылар арасында Татарстанның 22 районыннан, шулай ук Башкортстан һәм Удмуртия республикаларыннан һәм Свердловск өлкәсеннән яшь иҗатчылар бар. Бәйгенең өченче, ягъни финал турына жюри 43 эшне сайлап алган. Программа үзгәрешләр кичерсә дә, жюри әгъзалары урынында инде күп еллардан бирле бер үк кешеләр утыра: Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Илсөяр Иксанова, Марат Закир һәм Әлфәт Закирҗанов. «Узган ел бу кешеләр, бәлки, безнең урынга яшьрәк язучыларны чакырырсыз, дип тәкъдим ясаганнар иде. Тик без аларны алыштырмадык. Бу эшкә сак карарга кирәк, конкурска зыян салырлык булмасын. Әлеге жюри әгъзалары бәйгенең бөтен нечкәлекләре белән таныш бит инде. «Иделем акчарлагы»ннан үсеп чыккан яшь язучылар да кайчан да булса, бәлки, жюри составына керер, тик моның өчен бераз үсәргә кирәк әле», - ди Ләйсән Төхфәтуллина.
Яшь иҗатчылар проза, поэзия, драматургия, балалар әдәбияты һәм детектив номинацияләрендә көч сынашачак. Узган ел детектив жанрындагы бер әсәр кабул ителгән булса, быел, ни кызганыч, номинация буш калган. «Татар язучылары арасында чын мәгънәсендә детектив дип атарлык әсәр язучылар юк. Димәк, бу жанр буенча балалар алдында мастер-класс үткәрергә дә язучы чакыра алмыйбыз», - ди оештыру комитеты әгъзасы Булат Ибраһимов. Әмма конкурсны оештыручылар, әлеге жанрда язылган әсәрләр килмәсә дә, номинацияне «үтерергә» җыенмыйлар. Нәкъ менә «Иделем акчарлагы»ның татарча детектив язучылар тәрбияләп чыгаруын тели алар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading