Күренекле язучы, шагыйрь, публицист Айдар Хәлим үзенең 70 яшьлек юбилеен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында билгеләп үтте. Әдипне гомер бәйрәме белән мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, Башкортстанның Миякә районыннан килгән якташлары, иҗатташлары тәбрикләде. Юбиляр үзенә «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелүен шатланып,...
Күренекле язучы, шагыйрь, публицист Айдар Хәлим үзенең 70 яшьлек юбилеен Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында билгеләп үтте. Әдипне гомер бәйрәме белән мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, Башкортстанның Миякә районыннан килгән якташлары, иҗатташлары тәбрикләде. Юбиляр үзенә «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелүен шатланып, хезмәтенә югары бәя итеп кабул итте. Аңа министрлыкның Рәхмәт хаты, Бөтендөнья Татар конгрессының медале тапшырылды. А. Хәлимнең шигырьләрен һәм хикәяләрен танылган артистлар Илдус Әхмәтҗанов, Әзһәр Шакиров, Хәлим Җәләлов, Зөлфирә Зарипова, Әсхәт Хисмәтов, Луара Шакирҗанова һәм башкалар укыды. Аның шигырьләренә язылган җырлар да яңгырады. Язучыны мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров, Рөстәм Маликов, Миңгол Галиев, Гөлшат Имамиева һ.б. җыр аша тәбрикләде. Кичә башында ук Айдар абыйның сәхнәдә гармун сузуы аның әдип кенә түгел, җыр-моңга гашыйк җан икәнен дә күрсәтте.
Тамашачы, экранга карап, А. Хәлимнең «Өч аяклы ат» фильмын да искә төшереп алды. Юбилярның туган көненә аның өч томлык китабы чыгу да зур бүләк итеп кабул ителде. Язучы, әлеге җыентыкларны чыгаруда ярдәм иткәне өчен, Президентка һәм башкаларга рәхмәтен ирештерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар