Узган ел Татарстанга республиканың үз халкы санынча турист килгән.
Татарстанның туризм комитеты җитәкчесе Сергей Иванов сүзләренчә, 2023 ел нәтиҗәләре буенча туристлар агымы тарихи чикне узачак, бу – 4 миллион кеше дигән сүз. Сәяхәтчеләр республикага якынча 3,2 тәүлеккә туктала, чыгымнарның уртача суммасы, транспортны исәпкә алмыйча, 22,4 мең сум.
– Әлеге мәгълүматларны исәпкә алып, бөтен тармак әйләнеше 88 миллиард сумны тәшкил итәчәк, дип фаразлыйбыз. Моны җәмәгать туклануы өлкәсендәге керем үсешен раслый. Узган елның 10 аенда ул 55 миллиард сум тәшкил итте, бу 2022 елга караганда 25 процентка күбрәк, – дип белдерде Сергей Иванов комитетның коллегия утырышында.
Мактанырлык күрсәткечләр белән беррәттән, бу тармакта проблемалар да юк түгел. Спикер төп өч проблемага аерым тукталып үтте. Аның беренчесе –кунакханәләрдә урын җитешмәү. Бу мәсьәләне хәл итү өчен комитет җитәкчесе эшкуарларга яңа кунакханәләр төзелешенә инвестицияләр кертергә мөмкинлек бирә торган механизмнарны килештерү буенча эшләвен әйтте. Икенчесе – туристларга күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты.
– Ихтыяҗ югары булганда, сыйфат аксый башлый. 2023 елда экскурсоводларның тарихи фактларны дөрес күрсәтмәве турында шикаятьләр алдык. Шуңа да иң беренче чиратта экскурсия хезмәтләренең сыйфатын яхшырту мөһим. Моның өчен экскурсоводлар белән тренинглар үткәрү планлаштырыла, – диде Сергей Иванов.
Өченче борчыган мәсьәлә – югары сезон чорында кадрлар җитмәү. Официантлар кытлыгын хәл итү юллары табылган анысы – Казандагы берничә мәктәпнең югары сыйныф укучыларын җәлеп иткәннәр. Алар өчен бушлай курслар оештырылган. Әлеге тәҗрибә турында ишетеп, Теләче районы мәктәпләре дә кушылырга теләк белдергән.
Республиканың рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе идарәсе рәисе Зөфәр Гаязов фикеренчә, эчке туризм үсә, ә уку йортын тәмамлаучы белгечләрнең саны җитешми.
– Әлеге уңайдан пешекчеләрне әзерләүнең дүрт еллык курсын ике елга кадәр кыскарту урынлы булыр иде, – диде ул.
Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева да туристлык тармагы хезмәтләренә карата сораулар булуын ассызыклап үтте.
– Туристларның күпләп килүе бездән аларның санын арттыруны таләп итә. Моның өчен аларга сыйфатлы продукт тәкъдим итү мөһим. Туристлык хезмәтләренең сыйфатын бәяләү өчен экскурсияләргә үзебезгә барырга кирәк. Шуннан соң фикер дә алышырга була. Безгә килгән кунаклар өчен сыйфат мәсьәләсе беренче урында тора. Бездән сыйфатлы, гаҗәпләндерә һәм кабат Казанга әйләнеп кайтырга мәҗбүр итә торган продукт көтәләр, – диде ул.
Коллегия утырышында чыгыш ясаган “Татарстан флоты” җәмгыяте генераль директоры Роман Лизалин Чистай районында яңа причал һәм вокзал төзеләчәген хәбәр итте. Шул рәвешле су юлы белән килүче туристларның саны артыр, моннан тыш су туризмы үсәр дигән өмет бар. Быел 1 майдан Казаннан Ульяновск һәм Чебоксар шәһәрләренә яңа заманча тиз йөрешле метеорлар җибәреләчәк. 2025 елга кадәр тагын дүрт яңа метеор кулланылышка тапшырылачак.
– Моның белән генә тукталып калмыйча, Түбән Новгородка, Самара һәм Пермьгә дә маршрутлар ачарга җыенабыз, – диде спикер.
Фото: архивтан
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар