Казан (Идел буе) федераль университетында шундый исемдә түгәрәк өстәл узды. Әлеге уку йортында сентябрь дәвамында "Экстремизмга - юк!" дигән айлык узган.
- Студентлар белән төрле форматта очрашулар үткәрелде. Айлыкны шушы түгәрәк өстәл белән тәмамларга уйладык. Биредә Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты белән фундаменталь медицина һәм биология институтлары студентлары чакырылды. Ни өчен дигәндә, әлеге ике институтта чит төбәкләр һәм илләрдән килгән студентлар күп укый, - диде яшьләр сәясәте департаменты вәкиле Ирина Гребенкина "ШК" журналистына.
Студентлар белән аралашырга университетның конфликтология кафедрасы доценты Андрей Иванов һәм университет ректорының куркынычсызлык һәм халыкара хезмәттәшлек буенча киңәшчесе Ришат Гузейров килгән иде. Белгечләр студентларга дөньядагы катлаулы сәяси вазгыять турында, янәшәдәгеләргә карата игътибарлы булырга, социаль челтәрләрдә утырганда сак аралашырга кирәклеген искәртте.
- Яшьләр күп вакытларын социаль челтәрләрдә уздыра. Экстремистик эшчәнлеккә җәлеп итәр өчен анда махсус кешеләр - курьерлар утыра, алар баштарак бер гаепсез сораулар бирергә мөмкиннәр, сорау арты сорау биреп, үзләренең идеяләрен тагарга, төрле нәрсәләр белән кызыксындырырга мөмкиннәр, - дип, Андрей Иванов студентларга Мәскәү дәүләт университеты студенты Варвара Караулова белән булган хәлне искә төшерде. - Варвара Караулова өч ел интернетта бер ир-ат белән аралашкан. Ир аны үзе янына Сириягә килергә чакыра, өйләнергә дә вәгъдә итә. Бәхетенә, кыз Сириягә барып җитә алмый, аны Төркиядә тотып алалар. Бу сүзләрне бигрәк тә кызлар колагына әйтәм, сак булыгыз, - дип кат-кат әйтте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар