Әле күптән түгел генә Чаллыда 34 яшьлек бер исерек машина йөртүче җәяүлеләрне бәрдергән иде. Азнакайда да берәү зур тизлек белән хәрәкәт итеп, каршы як полосага чыгып, юл читенә очкан.
ЮХИДИ хезмәткәрләре бу проблема белән кулларыннан килгәнчә көрәшә: рейдлар уздыра, кисәтү эшләре алып бара. Быелның җиде аенда ЮХИДИ хезмәткәләре тырышлыгы белән спиртлы эчемлек кулланган килеш машина йөрткән кешеләрне тоткарлау нәтиҗәсендә, 8 меңгә якын хокук бозу булдырылмый калган.
Билгеле булганча, исерек килеш машина йөрткән өчен 30 мең сум штраф каралган. Ике елга машина йөртү таныклыгын да алалар. Ә инде икенче тапкыр исерек килеш ЮХИДИ кулына эләккән кешене ике елга ирегеннән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр.
Комментарийлар