Социаль ипотека программасында катнашучыларны, Универсиада белән бәйле рәвештә, кызыклы яңалык көтә. Әйтүләренчә, Казанда студентлар уеннарына килүче спортчылар, волонтерлар һәм кунаклар өчен кунакханә вазифасын үтәүче торак йортлар төзеләчәк.
Моның өчен барлыгы 5,5 мең фатир кирәк булачак. Ә ярышлар узганнан соң инде ул йортларны социаль ипотека программасы буенча чиратта торучыларга бирәчәкләр.
«Әлегә тәгаен генә карар кабул ителгәне юк, бу йортларны куллануның башка вариантлары да каралачак. Бәлки әле алар социаль торак буларак файдаланылыр, ягъни йортларны арендага гына биреп тә торырга мөмкиннәр», - ди ТРның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: фатирлар социаль ипотека программасында катнашучылар акчасына төзелмәячәк, төзелеш өчен кирәкле сумманы бюджет бүлеп бирәчәк. «Универсиада кунаклары аркасында, фатир алу вакыты артка чигенмәсме?» - дигән сорауга Ирек Фәйзуллин, киресенчә, тизләнәчәк кенә. 2013 елда фатир алырга тиешле кешеләр, традиция буенча, декабрь аенда гына алырга тиеш булса, әлеге дә баягы, шул Универсиада белән бәйле рәвештә, фатирларына ярты елга иртәрәк тә кереп утырачак, ди.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар