16+

­Фатыйх Сибагатуллин «Миссисипи белән чагыштырырлык аерым ­дөнья»ны күзәтү астына ала

Туры эфир вакытында Россия Президенты Владимир ­Путинга бирелгән сораулар арасында тагын бер мөһим тема Идел елгасы белән бәйле иде.

­Фатыйх Сибагатуллин «Миссисипи белән чагыштырырлык аерым ­дөнья»ны күзәтү астына ала

Туры эфир вакытында Россия Президенты Владимир ­Путинга бирелгән сораулар арасында тагын бер мөһим тема Идел елгасы белән бәйле иде.

- Идел буйлап барганда билгеле бер җиргә җиткәч, сай урыннар булу аркасында, пассажирларны елга транспортыннан автобусларга күчереп утырткан очраклар да булды. Иделнең чисталыгы борчу уята. Идел дельтасының киңлеге 290 чакрым бит. Бу - Миссисипи белән чагыштырырлык аерым ­дөнья, - диде ил башлыгы.
Россия Дәүләт Думасы депутаты, экология сораулары буенча парламент комитеты әгъзасы Фатыйх Сибагатуллин әйтүенчә, бу «аерым дөньяны» күзәтү астына алачаклар.
- Идел елгасы турында сорау Россия Президентына бик вакытлы бирелде. Куйбышев сусаклагычының гидроүзәге 1958 елда ук төзелгән, хәзергә кадәр аңа игътибар итүче юк. Элек Идел тар, тиз агымлы елга иде, буалар аркасында, ул акрынайды. Бу арзан электр энергиясе алырга мөмкинлек бирсә дә, Идел елгасын югалтуыбыз бар. Хәл чынлап та җитди. Мин үзем җитәкләгән экология комитетында бу проблеманы күтәрәчәкмен. Чишү юлларын да тәкъдим итәчәкбез. Каршы килүчеләр күп булыр, энергетиклар өчен дә файдага булмас, әмма россиялеләр, киләчәк буын өчен бу кирәкле эш. Елганы саклап калу өчен тотылган теләсә нинди чыгымнар, югалтулар да үзен аклар дип уйлыйм, - диде Фатыйх Сибагатуллин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading