16+

Газ двигательле техника хуҗасына икеләтә файда китерә

Россиядә 2013 елдан башлап, транспорт чараларын газ мотор ягулыгына күчерүдә ташламалы программа эшли.

Газ двигательле техника хуҗасына икеләтә файда китерә

Россиядә 2013 елдан башлап, транспорт чараларын газ мотор ягулыгына күчерүдә ташламалы программа эшли.

– Татарстан транспорт чараларын газга көйләүдә Россия төбәкләре арасында алдынгыларның берсе. Россия һәм Татарстан хөкүмәтләре газ мотор ягулыгына зур әһәмият бирә. Бу предприятиеләргә һәм физик затларга финанс ягыннан отышлы, экологияне дә саклый. Республикада хәзер 4200 транспорт чарасы газ ягулыгын куллана. Быелның биш аенда янә 255 автомобиль газ ягулыгына көйләнде. Газ двигательле 140 техника сатып алынды, шуларның 120се – автобуслар. Транспорт чарасын газ ягулыгына көйләткән очракта 24 мең сум субсидия бирелә. Хәзер республикада автомобильләргә газ тутыртучы 47 станция (АГНКС) бар, – диде республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Минибаев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Җиңел автомобильне газмотор ягулыгына көйләү 112-129 мең сумга, “ГАЗель”ләрнеке 165 мең сумга төшә. 

– Юридик һәм физик затларның әлеге чыгымнары субсидияләр белән экономия хисабына 1-2 елда каплана. Көн саен йөргән “такси”ларның чыгымнары 2-3 айда ук каплана. Газ ягулыгындагы техника “эш аты” буларак та һәм акчаны экономияләү ягыннан да хуҗасына файда китерә башлый, – диде “Газпром газомоторное топливо” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең Урта Идел филиалы директоры Булат Газизуллин.

Газның 1 кубометры 16 сум 73 тиен, ул бензин ягулыгыннан 3 мәртәбәгә арзанрак. Газ двигательле транспорт чарасында 1 чакрым ара узу 1 сумга, ә бензинда 3 сум бәясенә төшә. 

“Газпром СПГ-технологии Казань” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры урынбасары Ирек Җамалиев белән “РариТЭК Инжиниринг” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең коммерция директоры Рамил Ишмаев таныштырганча, республикада быел автомобильләргә газ тутырта торган тагын 8 станция  сафка бастырылачак. Казан янындагы Тура бистәсендә, Лаеш районындагы Кирби авылы янында АГНКС эшләтеп җибәрелгән. Кирби авылындагысы М-12 түләүле автотрассасыннан йөрүче газ двигательле транспортка хезмәт күрсәтә. Чаллы шәһәрендә газ двигательле “Москвич” автомобильләре җыела башлый. Газ двигательле яңа автомобиль сатып алучыларга шулай ук ташламалар каралган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading