16+

Газета-журналларга язылучылар арасындагы бәйгегә йомгак ясалды: телевизор Казанда калды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

«Татмедиа» җәмгыятенең газета-журналларга язылучылар арасында конкурслар, бәйгеләр оештыруы матур гадәткә керде.

Газета-журналларга язылучылар арасындагы бәйгегә йомгак ясалды: телевизор Казанда калды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

«Татмедиа» җәмгыятенең газета-журналларга язылучылар арасында конкурслар, бәйгеләр оештыруы матур гадәткә керде.

19 август көнне без чираттагы бәйгегә нәтиҗә ясауның шаһитләре булдык. Иң саллы бүләк - телевизор, аннан соң өч фотоаппарат, 12 савыт саба җыелмасы. Бәйгене оештыручылар бар да гәдел булсын дип аеруча тырышканнар. Һәр адым камераларга төшерелеп барылды, моны теләгән һәркем "Татмедиа" сайтына кереп карый ала. Бәйге 18 апрельдән алып, 20 июльгә кадәр дәвам итте. Бәйгенең шартлары да бик гади, "Татмедиа" җәмгыятенең өч газета журалына язылу турындагы квитанцияләрне конкурс комиссиясенә җибәрергә генә кирәк иде.

Барлыгы 161 хат килгән. Иң күп катнашучылар Арча, Саба, Әгерҗе районарыннан һәм Казаннан. Иң беренче бүләк иясе дә Әгерҗедән. Фотоаппартлар Теләче, Аксубай, Апас районнарына китәчәк. Бүләк отучыларга эшне җиңеләйткәннәр. Юл чыгымнары тотып, Казанга килеп йөрисе юк, бүләкләрне район редакцияләрендә тантаналы шартларда тапшырачаклар. Төп бүләк иясе Казаннан Раиф Зиннәтуллин. Көтелмәгән бәхет аеруча кадерле. Бер уйламаганда 32 см диагональле телевизор оттың, дисәләр начар түгел бит әйеме? Без, гадәттә, 13 номерны бәхетсез дибез. Кайбычтан Ирина Рәхмәтуллинаның хаты 13 номер астында беркетелгән булган. Иринага бүләккә савыт саба җыелмасы чыкты. "Татмедиа" җәмгыяте бәйгеләр үткәрүне киләчәктә дә дәвам итәчәк. Катнашкан кешенең бүләк оту мөмкинлеге катнашмауыларныкына караганда йөз тапкыр артык.



Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading