16+

Хатын бүләге генә – бүләк, ә башкаларныкы баш бәласенә әйләнергә мөмкин

Дәүләт һәм муниципаль органнарындагы җитәкчеләргә, хезмәт вазифаларына бәйле рәвештә, бүләк алу яки бүләк бирү закон нигезендә тыела.

Хатын бүләге генә – бүләк, ә башкаларныкы баш бәласенә әйләнергә мөмкин

Дәүләт һәм муниципаль органнарындагы җитәкчеләргә, хезмәт вазифаларына бәйле рәвештә, бүләк алу яки бүләк бирү закон нигезендә тыела.

- Хатыны, хатынның әнисе, балалары өйдә бүләк тапшыра икән, монысы рөхсәт. Вазифадан файдаланып бүләк алу - закон бозу санала. Тиздән Яңа ел, җитәкчеләргә кисәтү телеграммалары җибәрелде. Фаш булсалар, эшләреннән азат ителәчәкләр, - диде Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт идарәсенең оештыру бүлеге җитәкчесе Алексей Панкратов матбугат конференциясендә.

Татарстан Респубикасы буенча Эчке эш­ләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең бүлек җитәкчесе Ринат Акчурин белән Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсенең процессуаль күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Павел Каюмов башкарган эшләрен бәян иттеләр. Республикада быелның унбер аенда ришвәтчелеккә бәйле 1030 җинаять ачыкланган. Шушы җинаятьләр дәүләткә 473,5 миллион сум акчалата зыян китергән.

«Россия почтасы» җитәкчесенә 95 миллион сум премия-­бонус язылганлыгын ишетеп шаккаткан идек. Комсызлар безнең җитәкчеләр арасында да бар. Республиканың төрле дәрәҗәдәге бюджетларыннан 46,1 миллион сум акча «премия» сыйфатында законсыз рәвештә үзләштерелгән. Коррупцион төсмердәге закон бозулары өчен 632 җитәкче, 34 муниципаль берәмлек башлыгы административ җавапка тартылган.

Түбән Кама шәһәрендә өч ке­ше шушы эчтәлектәге адымнары өчен тоткарланган. Түбән Кама шәһәре баш архитекторының да 40 мең сум ришвәт алганлыгы фаш ителгән. Казанда мәгълүм банкның бер җитәкчесенә, закон бозганы өчен, 300 мең сум штраф салынган. Лениногорск шәһәрендәге бер спорт мәктәбе директоры, мәктәп карамагындагы бинаны «арендага» биреп, эшкуардан 200 мең сум алган. Казан механика техникумы тулай торагы җитәкчесе дә, тулай торактагы бүлмәләрне «арендага» биреп, берничә ел дәвамында законсыз рәвештә миллионнарча сум акча эшләгән. Сарман районы үзәк хастаханәсе табибы, инвалидлыкны рәсмиләштерүдә булышам, дип, авырудан 300 мең сум алган.
- Казанның Совет районын­да юл өслегенә тамгалар төшерү буенча үткәрелгән тендерда 18 миллион сум акча «юкка чыккан». Тикшерү эш­ләре әле дәвам итә, суд үз карарын чыгарачак, - диде Ринат Акчурин.
Республика буенча законсыз үзләштерелгән 272 миллион сум бюджетка кире кайтарылган инде. Алексей Панкратов әйткәнчә, хатын биргән бүләк хәерлерәк, чөнки, полиция кайчан кулга алыр икән, дип куркып яшәмисең.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading