16+

Яшел Үзәндә кызлар да штанга күтәрәчәк

Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә 8-9 декабрьләрдә “Маяк” спорт базасында Олимпия чемпионы Александр Курынов истәлегенә авыр атлетика буенча Бөтенроссия бәйгесе үткәрелә.

Яшел Үзәндә кызлар да штанга күтәрәчәк

Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә 8-9 декабрьләрдә “Маяк” спорт базасында Олимпия чемпионы Александр Курынов истәлегенә авыр атлетика буенча Бөтенроссия бәйгесе үткәрелә.

Ачу тантанасы -  8 декабрьдә 13.00 сәгатьтә.

— Чемпионат инде 49нчы мәртәбә оештырыла, монысына Россиянең 14 төбәгеннән 200 спортчы килә. Казан, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләрендә һәм Кама Тамагында штанга күтәрү белән актив шөгыльләнәләр. Киләсе елда авыр атлетика буенча инде халыкара бәйге уздыру ниятләнелә,-диде республиканың Спорт министрлыгының спорттагы югары казанышлар бүлеге җитәкчесе Раиф Вафин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Мисал өчен, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Ханты-Манси автономияле округы, Сахалин, Башкортстан һәм Удмуртия Республикалары спортчылары чыгыш ясый.

— Татарстаннан Зөлфәт Гәрәев, Даниэль Кузьмичев, Регина Шәйдуллина, Роман Зоев катнаша. Бәйге 20 үлчәү авырлыгында бара, җиңүчеләргә медальләр һәм кубоклар тапшырыла, нормативларны үтәүчеләргә спорт остасы исеме дә бирелә. Спортчылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга видеомөрәҗәгать юллый,-диде республиканың авыр атлетика федерациясе президенты Дмитрий Хомяков.

— Эшкуарлар ярдәмендә спорт җиһазлары туплап, Лисичанск шәһәренә илтеп кайттым. Спорт чараларында ватанпәрвәрлек тәрбиясе дә алга куела. Чемпионатта җиңүләр яулаган татарстанлыларны соңыннан аерым да бүләкләячәкбез,-диде Казан шәһәр Думасы депутаты, республиканың авыр атлетика буенча федерациясе вице-президенты Марсель Шәрәпов.

Швециядән кайтартыла торган штанганың безнең акчадагы бәясе 3 миллион сум торганлыгын ишетеп шаккаттым. Машинадан кыйммәтрәк, әй!

— Россия Президенты Владимир Путин чит илләрдән кайтартыла торган спорт җиһазларына алмаш булдыру бурычы куйды. Татарстандагы эшкуарлар да спорт җиһазлары җитештерүгә керешү турында уйлана. Республикада штанга ясарлык предприятиеләр бар. 3 миллион сумга төшереп штанга сатып алганчы тренерларга күпме хезмәт хакы түләп булыр иде,-дип җавап бирде Раиф Вафин “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе соравына. 

Фото: http://minsport.tatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading