16+

Ике улы да махсус хәрби операциядә катнаша: "Һәркайсыбыз да хәрбиләребез өчен дога кылсын"

Кама Тамагы район үзәгендә гомер кичерүче Резедә апа Әсхәдуллинаның һәр иртәсе дога кылудан башлана. Аның ике улы Айрат белән Артур махсус операциянең беренче көннәреннән үк Донбасста һәм Луганскида хәрби хезмәт үтә. 

Ике улы да махсус хәрби операциядә катнаша: "Һәркайсыбыз да хәрбиләребез өчен дога кылсын"

Кама Тамагы район үзәгендә гомер кичерүче Резедә апа Әсхәдуллинаның һәр иртәсе дога кылудан башлана. Аның ике улы Айрат белән Артур махсус операциянең беренче көннәреннән үк Донбасста һәм Луганскида хәрби хезмәт үтә. 

Әлеге егетләр чын батырлык, ныклык, рухның какшамаслыгы, ватанпәрвәрлек үрнәге булып тора. Көн саен үз сәламәтлекләрен һәм гомерләрен куркыныч астына куеп, Ватаныбызны саклаучылар хәрби бурычларын фидакарьләрчә үтиләр. Ничек кенә еракта булмасыннар, Резедә ханым аларны бәгыре белән тоя, сизә. Үз авызыннан өзеп, тырышып ялгызы үстерде, кеше итте бит ул аларны. Ике бөркете – ике улы әниләре җылылыгын тоеп, аның догаларына таянып яши.

2017-2018 елларда армиядә хезмәт иткән кече уллары Айрат өлешчә мобилизациянең беренче дулкынында чакырылган. Ул урнашкан часть ноябрь башында ук алгы позициядә була. 

Энесе Казанда өйрәнүләр узганда, абыйсы Артур да хәрби комиссариатка үз теләге белән барган һәм мобилизацияләнгәннәрнең икенче партиясе белән махсус хәрби операция зонасына җибәрелгән. Армия хезмәтеннән соң ул 2008-2010 елларда контракт буенча ГРУ спецназында хезмәт иткән. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашмаса да, җитди әзерлек үткән, кече лейтенант исеме алган. 

Абыйлы-энеле егетләргә хәрби операция зонасында очрашырга туры килми, берсе – ЛНРга, икенчесе ДНРга эләккән. Ике бертуган фронтның төрле чигендә булса да, һәрвакыт элемтәдә торалар. Артур – 25 кешедән торган взвод командиры, күпчелеге Татарстаннан. 

– Ике көн дәвамында оборона тоттык, аннары икенче төркемгә ярдәмгә киттек һәм «засада»га эләктек, кире кайтырга туры килде. Барыбыз да бер урында ышыкландык, әмма шунда танк снаряды шартлады. Аның кыйпылчыгы миңа эләкте, каты яраландым, – дип сөйли Артур. Шуннан соң хәрби берничә тапкыр операция кичергән. Контузия тәэсире үзен әледән-әле сиздереп тора, начар ишетә. Әлегә ул дәваланганнан соң ялда, хәрби бурычны үтәгәне өчен, «Батырлык ордены» белән бүләкләнгән.

Гыйнвар аенда Айрат та яралана – якында гына минометтан җибәрелгән снаряд шартлый, шартлаудан бары ул гына зыян күрә. Госпитальдә дәвалана, яраланудан соң тернәкләнү курсы уза. 
Бертуганнар апрель аенда туган йортларында күреште. 

– Ике улымны да исән-сау күрүнең ничаклы олы бәхет икәнен әйтеп торуның мәгънәсе юктыр. Күңелем булганчы сәгатьләр буе серләшеп чыктык, – ди Резедә апа. – Айратым яңадан үзенең хәрби частена китте инде. Күрмичә дә калган кебек булды.

Сүз уңаеннан, Резедә ханым волонтерлык эшчәнлеге белән бик актив шөгыльләнә. Тенеш почта бүлекчәсе җитәкчесе буларак, бистә халкы белән тыгыз элемтәдә, бергәләшеп хәрби частьларга посылкалар җибәргәннәр. Маскировка челтәрләре дә үрә ул.

– Чакырсалар, мин дә китәчәкмен, диде олы улым, мин аларны ничек тоткарлап калыйм, ди. Иң мөһиме – һәркайсыбыз да хәрбиләребез өчен дога кылсын, – ди кыю йөрәкле ханым. 
Әниләр сөюе, әниләр догасы, әниләр назы сезне сак­лап йөртсен, хәрби егетләребез!



 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

13

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading