16+

Инвалидларга ярдәмгә – электрон сертификат

Татарстан Республикасында 27 мең кеше техник реабилитацияләү чаралары алу хокукына ия.

Инвалидларга ярдәмгә – электрон сертификат

Татарстан Республикасында 27 мең кеше техник реабилитацияләү чаралары алу хокукына ия.

Элек инвалидларга тиешле техник җиһазларны алу өчен шактый вакыт һәм көч таләп ителсә, бүген гамәлдәге электрон сертификат ярдәмендә тернәкләнү “кораллары”на ия булу күпкә җиңелрәк.

Хәзерге вакытта инвалидлыгы булган кешеләр техник реабилитация чараларын өйдән чыкмыйча гына сатып алырга мөмкинлек бирә торган түләү инструментыннан файдалана ала. Махсус электрон сертификат протез, коляска, ишетү аппараты һәм башка техник чаралар (190 төрдәге реабилитация чарасы) сатып алу хокукын бирә.

-    Электрон сертификатны гамәлгә кертүнең төп идеясе – тернәкләндерү чараларына максатчан акча, фактта аларны сатып алуга аванс бирү. Моңа кадәр Социаль фонд инвалидлыгы булган кешеләргә чыгымнарны техник чара сатып алганнан соң гына компенсацияләде. Мондый мөмкинлектән гражданнар хәзер дә файдалана ала, ә электрон сертификат техник чаралар өчен тиз арада түләүне гарантияли», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге идарәчесе урынбасары Айсылу Пилина.

Сертификатны алу өчен дәүләт хезмәтләре порталында яки күпфункцияле үзәк аша гариза гына бирергә кирәк. Аңа шәхесне дәлилли торган документны һәм “Мир” картасы бәйләнгән банк счеты реквизитлары беркетелә. Бу гариза каралганнан соң биш эш көне эчендә инвалидка тиешле реабилитация чарасына электрон сертификат бирелә. Ул аны бары тик билгеләнгән техник чара сатып алуга гына тота ала.

Электрон сертификат номиналы аны сатып алу вакытына  товарның иң кыйммәт бәясе белән билгеләнә. Бу бәяне Социаль фонд бүлеге конкрет төбәктә шундый ук товарларга соңгы башкарылган дәүләт контракты нәтиҗәләре буенча билгели. Гражданин кибеттә үз акчаларын өстәп сертификат номиналыннан кыйммәтрәк бәягә товар сатып ала ала, ләкин аңа өстәп тотылган акча компенсацияләнми.

Электрон сертификат 1 елга бирелә, көндәлек куллана торган чараларга (махсус пеленкалар, подгузниклар һ.б.) электрон сертификат 3 айга рәсмиләштерелә. Быел 4,5 кеше электрон сертификаттан файдаланган инде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading