16+

Йөрәк бик матур икән ул!

Бүген төнге дежурлыктан кайткан кызым шулай диде.

Йөрәк бик матур икән ул!

Бүген төнге дежурлыктан кайткан кызым шулай диде.

Хастаханәгә санитар булып эшкә урнашты ул. Операцияләр уза торган блокта эшли. Төнлә дежур тора да көндез укуына һәм тренировкаларына йөгерә.
Бүгенге дежурствосында йөрәк күчереп утырту буенча бик катлаулы операция туры килгән.

– Кемгә ясадылар, олы кешеме, ирме, хатынмы? – дип сорашам кичә иртәнге сигездә эшенә китеп, төне буена йокы күрмичә, бүген иртәнге сигездә арып-талып кайтып кергән кызымнан. «Бигрәк агарган», дип уйлый үзем эчемнән генә аны жәлләп.

– Ир кеше иде. Карт түгел әле, илле белән алтмыш арасында гынадыр. Мин килгәндә күкрәк читлеген ачып, каерып куйганнар иде инде. Ишемия булган. «Экстренная операция», диделәр. Вообще йөрәккә дә охшамаган иде инде ул. Шу-у-ундый зурайга-ан... – кызым ике кулы арасында бер егерме сантиметрлар ара калдырып, теге ирнең зурайган йөрәген күрсәтә. – Ниндидер бер җебегән ит кебек булган. Аортасы да күренми, үзе әллә нинди пешкән ит төсендә.
Аннары контейнер белән донор йөрәген алып килделәр. Кемнеке булгандыр, анысын сорамадым.

Сәламәт йөрәк бик матур икән ул, әни. Йодрык кадәр генә (кызым үзенең бәләкәй генә кулын йодрыклап күрсәтә), аортасы шундый матур булып чыгып тора. Төсе дә матур, мускул төсендә, розовыйрак шундый...

Кызым бик дулкынланып, шул операция турында сөйли. Ике бит уртасында мәхәббәт чокырлары батып-батып китә. Зәңгәр күзләрендә чаткылар күренеп ала. Аны тыңлавы шулкадәр кызык, чөнки ул эмоцияләрен дә кушып сөйли. Күз алдыма әлләничә бригада эшләгән операция залы килеп баса.

– Уңышлы булдымы соң операция, күчереп утырткан йөрәк эшләп китә алдымы? – дим, үземнең дә кан тамырларым буйлап калтырау йөгергәнен басарга тырышып.

– Әйе, эшләп китте. Башта аны кан тамырларына тоташтырдылар. Бик озак барды ул операция. Мин килгәндә кичәге бригада да кайтып китмәгән иде әле. Аннары хирург, әйдә, әйдә, эшли башла, дип, бармак очы белән генә йөрәкнең үзенә баскалады. Аннары дефибриллятор белән берничә тапкыр заряд бирделәр. Адреналин да кадаганнардыр, анысын күрмәдем. Эшләп китте!
– Ул менә шулай эшлиме? – дип сорыйм кызымнан йодрыгымны бер йомарлап, бер бушатып.

– Юк, башта астагы клапаннар ачылып ябыла, аннары өстәгесе, – дип ачыклый Зилә.
«И Аллаһы Тәгаләм, ул кешегә гомер бир. Аңа операция ясаган, гомерен саклап калган хирургларның да, медсестраларның да, санитарларның да хезмәтләре өчен әҗерен кайтар», – дип күңелемнән генә дога кылам.

Лилия Гәрәева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading