16+

Элмә такталардагы хаталарга кем гаепле?

Җир йөзендә һәр атна саен бер тел юкка чыга, диләр. Моның сәбәбен читтән эзлисе түгел. "Көчле" телләр "йончуларын" җир йоткандай йота бара. Ярый ла, гаиләдә милләт җанлы ата-ана булса. Ә булмаса? Мондый ата-анадан дөньяга килгән балалар тумыштан ук "телсез", ягъни ана теленнән мәхрүм дигән сүз. Ә балаларның 30 проценты үз...

Ерак йөрисе түгел, татар мәркәзе булган Казанны гына карагыз. Инглиз телендәге элмә такталар белән чуарланып беткән урамнан барганда, вакыт-вакыт татар башкаласында түгел, ә Европа шәһәрләренең берсендә кебек хис итәсең бит үзеңне. Дөрес, килгән туристлар өчен бик кулайдыр, сүз дә юк. Ә без - милли рухы булган татарларга нишләргә? Кафе, ресторан, кибет хуҗаларының моңа бөтенләй исләре китми. Урам исемнәрендәге төгәлсезлекләрне дә күреп-искәреп йөрүчеләр бардыр, Универсиада алдыннан анысын да миннән үткәнче иясенә җиткәнче дигәндәй генә эшләп куйдылар. Кыскасы урам тулы шыр хата. Әгәр дә шуларны кызыл кара белән тикшереп-төзәтеп чыксаң, Казандагы "Кызыл урам" берәү генә дә буласы түгел.

Түбәндә китерелгән мисаллар да шаккатмалы. Фәлән кул аша узып халык күз алдына чекерәйтеп элеп куйган бу элмә такталарны, язуларны тагын да шәрехләп торуның хаҗәте бармы икән инде? Телебезне мәсхәрә итүчеләр белән башкача аңлашу кирәктер, мөгаен. Киңәш итеп, бары бер әйбер, алга таба телебезне камил белгән затлар белән эш итәргә өйрәнегез, дип кенә әйтәбез мондыйларга. Тел - ул мирас. Мирас белән болай ордым-бәрдем эш итеп ата-бабаларыбызның рухын рәнҗетмик.

Автор фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading