16+

Җирдәге чүп-чарны һәм һавадагы сасы исне яшереп калып булмый

Казанлылардан, шәһәр һавасында сасы ис булуына зарланып, 336 мөрәҗәгать кергән.

Җирдәге чүп-чарны һәм һавадагы сасы исне яшереп калып булмый

Казанлылардан, шәһәр һавасында сасы ис булуына зарланып, 336 мөрәҗәгать кергән.

— Казанның төньяк зонасында һава чисталыгы буенча мәсьәләләр бар. Химическая урамындагы “УК ПЖКХ” карамагындагы каты көнкүреш калдыклары полигонында бүленеп чыккан зарарлы матдәләрнең нормалардан артып киткән очраклары күзәтелә. Бу полигоннан агып чыккан зарарлы сыекча туфракка 27 миллион сумлык зыян салды, һавага авыр ис таратты. Полигоннан зарарлы матдәләрнең агып чыгуын чикләү, зарарсызландыру чаралары күрелә. Тиешле күзәтчелек булдырмаганы өчен “УК ПЖКХ” оешмасына 100 мең сум штраф салынды,-диде Россия табигать күзәтчелегенең Идел-Чулман төбәкара идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифасын башкаручы Булат Әхмәдиев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

“Казан органик синтез”, “Түбән Кама нефтьхимия”, “Ак Барс кошчылык фабрикасы”, ТЭЦ-3 предприятиеләренә дә экологиягә ясаган зыяннары өчен штрафлар салынган. 

— Аксубай районында шушы көннәрдә кызгылт төстәге кар яуган. Мондый күренеш нәрсәгә бәйле?-дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән сорау бирдем.

— Табигый төсен үзгәрткән кар яву Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрендә күзәтелде, андагы кар анализ ясау өчен алынды. Аксубай районы буенча мөрәҗәгать кермәгән иде әле, андагы карны да тикшерербез,-дип ышандырды Булат Әхмәдиев.

Россия табигать күзәтчелегенең Идел-Чулман төбәкара идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Шиһапов чыгышларны дәвам итеп әйткәнчә, республикадагы химия предприятиеләре үзләреннән һавага чыга торган зарарлы газлар күләмен шактый киметеп күрсәтәләр икән. 

— Тикшерүләр күрсәткәнчә, зарарлы газлар күбрәк чыгарыла. Предприятиеләргә нормативларны үтәү зарурлыгы искәртелде. Химическая урамындагы полигон проект мөмкинлекләреннән узып файдаланыла. Бу полигон 2024 елның 1нче кварталына тулысынча тула, шунлыктан көнкүреш калдыкларын кабул итүне туктатырга тиеш була. Мамадыш трактында “Восточный” полигонында икенче карта-чокыр төзелә, ул 2024 елның 1нче кварталында тапшырылачак,-диде Айрат Шиһапов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading