16+

Җирләр законны бозып сатылган

Татарстанда, «Көндәшлекне яклау турында»гы Федераль законның 15 нче маддәсен бозганнары өчен, җирле үзидарә органнарына карата 15 эш кузгатылган.

Җирләр законны бозып сатылган

Татарстанда, «Көндәшлекне яклау турында»гы Федераль законның 15 нче маддәсен бозганнары өчен, җирле үзидарә органнарына карата 15 эш кузгатылган.

«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган брифингта монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Дмитрий Кравченко бу хакта тәгаен мисаллар китереп сөйләде. Җир кишәрлекләрен сату (арендага бирү) аукционнарын оештыру һәм үткәрү тәртибе Россия Федерациясе Җир кодексының 38 нче, 38.1 нче һәм 38.2 нче маддәләрендә күрсәтелгән. Аукционның җисеме (предмет) булып фәкать бер генә җир кишәрлеге тора ала. «Төрле урыннардагы 12ләп җир кишәрлеген бер лот белән берләштереп сату физик затларның, кече һәм урта бизнес вәкилләренең законлы хокукын боза. Федераль законнар нигезендә, кеше җир кишәрлеге сатып алырга хокуклы, әмма һәр кешенең дә берьюлы берничә кишәрлек сатып алырлык финанс мөмкинлеге юк», - диде Дмитрий Кравченко. Мәсәлән, Яшел Үзән районы башкарма комитеты Осиново, Новопольск, Айшә һәм Бишнә авыл җирлекләрендәге 71 участокны бер лотка берләштереп, ачык аукционга куйган. Аксубай муниципаль районы да төрле авыл җирлекләрендәге 12 кишәрлекне бер лотка керткән.
Татарстан Министрлар Кабинетының 161 нче карары (02.04.2004 ел) нигезендә, җир участогын сату-арендага бирү турындагы хәбәрне рус һәм татар телләрендәге мәгълүмат чараларында бастыру мәҗбүри. Дмитрий Кравченко әйтүенчә, халыкка аукцион булачагы турында 30 көн алдан җиткерелергә тиеш. Аксубай муниципаль районының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы 100243 квадрат метр мәйдандагы авыл хуҗалыгы җирләренең арендага биреләчәге турындагы хәбәрне «Сельская Новь» газетасында бастырган, ә татар телендәге «Авыл таңнары»нда чыгармаган.
Җир кишәрлеге сатуга (арендага бирүгә) кагылышлы закон бозулар Алексеевск һәм Тәтеш районнарында да теркәлгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading