16+

Иске татар китапларын кайда тапшырырга була?

Казанда иске татар китапларын җыялар дип ишеттек. Аларны кая китерергә була?

Иске татар китапларын кайда тапшырырга була?

Казанда иске татар китапларын җыялар дип ишеттек. Аларны кая китерергә була?

Айгөл Зыятдинова, Казан.


«Хозур» нәшрият йорты «Китапка кылыйк хисап» исемле иске татар китапларын җыю буенча акция оештырды.

Бүгенге көнгә нәшрият йортына казанлылардан өч үзенчәлекле басма килгән: «Фәвәид тәфсире», «Ислам һәм гыйбадәт», «Хәятүл-хайван». Әлеге акция Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин инициативасы белән «Хәнәфи мәзхәбе елы» кысаларында тормышка ашырыла. Аның нигезендә борынгы китапларны туплау-җыю һәм аларның электрон күчерелмәләрен Darul-kutub сайтына урнаштыру максаты ята. Бик кирәк булган очракта, борынгы китапларны «Хозур» нәшрият йорты хуҗаларына кире кайтара. Ә мөһимнәрен кабат нәшер итәчәк.

Тарихи китапларны «Хозур» нәшрият йортына (Казан, Сафьян ур, 8), Татарстан мөселманнары диния нәзарәте офисына (Тукай ур., 38) һәм барлык мөхтәсибәтләргә китерергә мөмкин, дип хәбәр итә «Хозур» нәшрият йорты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading