16+

Ит яхшылык, көт... шакшылык

Идел буе районының Җиңү проспектындагы базарында хуҗасызлык һәм пычраклык хөкем сөрә. Базар биләмәсенең әле бер, әле икенче урынында чүп өемнәре ята. Ит чүплек уртасындагы пычрак бүкәндә чабылган. Моны күрсәң, ит ашамас булырсың. Сатуга куелган кием-салым чүп контейнеры коймасына эленгән. Әлеге киемнәргә нинди генә микроблар һәм бөҗәкләр иярмәс?!

Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы тарафыннан оештырылган рейдта әнә шундый күренешкә юлыктык.
271 нче Федераль закон таләп иткәнчә, быелның 1 гыйнварыннан ачык һавада сәүдә итү тыела. Мэр Илсур Метшин, ачык һавадагы сәүдә рәтләрендә дә кешеләр эшли бит, дип, территорияләрендә капиталь корылма төзелүче базарларда ачык һавада сәүдә эшчәнлеге алып барырга быелның ахырына кадәр рөхсәт биргән иде. Җиңү проспектындагы базар биләмәсендә күп катлы «Олимп» сәүдә комплексы төзелеп бетеп килә. Моңа төзелеш мәшәкатьләре сәбәпчедерме - ачык һавадагы сәүдә һәм чисталык саклау игътибардан читтә калган. «Биредә тоташ антисанитария галәмәте. Һичшиксез, беркетмә язып, базар җитәкчелегенә 500 мең сумга кадәр күләмдә штраф салыначак. Әгәр «Олимп» җитәкчелеге көрәккә ябышмаса, штраф 1 миллион сумга кадәр җиткереләчәк», - дип искәртте Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы үзәк территориаль идарәсенең бүлек җитәкчесе Рифкать Хуҗиев.
Декабристлар урамындагы Мәскәү базарында, афәрин, чисталык мисалы күрдек. Базар биләмәсе җыештырылган, сәүдә рәтләре арасында чүп-чар юк. Рифкать Хуҗиев: «Санитар чистарту чараларына битарафлык күрсәтүчеләр административ җаваплылыкка тартылачак. 136 юридик һәм физик затка беркетмә тутырылды инде», - дип кисәтте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading