16+

Изге эштә берләшик

Соңгы вакытта Азнакай районы, Чубар Абдул авылы халкы, аксакаллар белән, ниятләп, зур эш башлады. Авылда Аллаһ йорты - мәчет торгызу мәшәкатьләре белән йөриләр. 11 сентябрь көнне иртәнге сәгать 9.00да, барлык авылдашлар бергә җыелып, иман йортының нигез ташын салу ниятләнелә.

Изге эштә берләшик

Соңгы вакытта Азнакай районы, Чубар Абдул авылы халкы, аксакаллар белән, ниятләп, зур эш башлады. Авылда Аллаһ йорты - мәчет торгызу мәшәкатьләре белән йөриләр. 11 сентябрь көнне иртәнге сәгать 9.00да, барлык авылдашлар бергә җыелып, иман йортының нигез ташын салу ниятләнелә.

Мәчет тулысынча иганә акчасына төзеләчәк. Пәйгамбәребез әйтә: «Кем Аллаһ ризалыгы өчен мәчет корса, Аллаһ ул бәндәсенә шул мәчет мисалында җәннәттә йорт төзер» (Сахих хәдис), ди. Шуңа да аксакаллар Аллаһ йорты торгызуның матди ягын иң белән күтәрешерлек, көчләреннән килгәнчә үз өлешләрен кертерлек иман ияләренә исәп тота. Мәчетләргә ярдәм итү элек-электән изге эш саналган. Чөнки адәм баласы вафат булгач та, аның үзеннән соң да мөселманнарга файда китереп, тирә-юньгә нур, изге тәрбия сибеп торучы мәчетләр өчен ул бәндәгә әҗер-савап килүдән туктамый. Пәйгамбәребез әйтә: «Адәм баласы вафат булгач та аңа барып тора торган изгелекләр: калдырган гыйлеме, изге баласы, мирас иткән Коръән нөсхәсе, бина кылган мәчете, мөсафирлар өчен салдырган йорты, агызып калдырган елгасы, үзе сәламәт чакта малыннан чыгарган садакасы. Шушы нәрсәләрнең савабы үзе артыннан өзлексез барып торыр» (Ибне Мәҗәһ). Бәндә бер мәчет салуга үз өлешен кертсә, үзе вафат булгач та, ул мәчеттә кылынган сәҗдә, укылган аять саен ихласлык белән мал бирүчегә әҗере килеп торачак ди.

Шуңа да иманлы бәндәләр, Аллаһ ризалыгы өчен, әлеге изге эштән читтә калмаслар, ди аксакаллар.

Димәк, 11 сентябрь көнне иртәнге сәгать 9.00да Чубар Абдулда очрашабыз. Татарстанның төрле шәһәрләрендә, авылларында яшәүче авылдашлар да бу эшкә үз өлешләрен кертерләр дип өметләнәбез. Аштан калсаң да, өмәдән калма дигән сүз бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading