2013 елның 10 февралендә Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында А.Сладковский җитәкчелегендә Зур симфоник оркестрның хәйрия концерты узды. Бу чара Халыкара яман шеш авырулы балалар көненә (15 февраль) багышланып, анда барлыгы 750 кеше килгән иде. Сәламләү чыгышы белән ТРның Дәүләт Киңәшчесе, республиканың Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының Попечительләр Советы рәисе...
2013 елның 10 февралендә Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында А.Сладковский җитәкчелегендә Зур симфоник оркестрның хәйрия концерты узды. Бу чара Халыкара яман шеш авырулы балалар көненә (15 февраль) багышланып, анда барлыгы 750 кеше килгән иде. Сәламләү чыгышы белән ТРның Дәүләт Киңәшчесе, республиканың Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев чыгыш ясады. Билетларны сатканнан кергән 330 мең сум күләмендәге акчаны Дәүләт симфоник оркестры коллективы Анжела Вавилова фондына күчерде. Бу акчалар Татарстан Республикасындагы беренче балалар хосписы төзелешенә китәчәк. Хосписны төзү өчен акчалар түбәндәге реквизитлар буенча җыела:
р/сч. 40703810600020000198 «Ак Барс» банкы
БИК 049205805
ИНН 1660064436
КПП 165901001
К/сч. 30101810000000000805
«Беренче балалар хосписына хәйрия акчасы» билгесе белән
Анжела Вавилова исемендәге фондның телефоннары:
268-30-99, 268-30-97.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар